САРМАН
  • Рус Тат
  • Халык сәламәтлеге сагында

    Санитария-эпидемиология юнәлешендә хезмәт һәм махсус учреждениеләр оештыру турында фикер XIX гасыр ахырында ук туа. Бу чорда Һиндстанда котырган чума эпидемияләреннән куркып, патша Россиясендә чумага каршы беренче комиссия оеша. Бу комиссия холерага каршы көрәштә дә зур мөмкинлекләргә ия була. ХХ гасыр башында губерна һәм өязләрдә беренче санитар комиссияләр эшли башлый. Озакка...

    Санитария-эпидемиология юнәлешендә хезмәт һәм махсус учреждениеләр оештыру турында фикер XIX гасыр ахырында ук туа. Бу чорда Һиндстанда котырган чума эпидемияләреннән куркып, патша Россиясендә чумага каршы беренче комиссия оеша. Бу комиссия холерага каршы көрәштә дә зур мөмкинлекләргә ия була. ХХ гасыр башында губерна һәм өязләрдә беренче санитар комиссияләр эшли башлый. Озакка сузылган Беренче Бөтендөнья сугышы, Октябрь революциясе илгә бик күп җимереклекләр китерә. Бу җимереклекләр белән бергә 1918-1919 нчы елларда холера эпидемиясе баш калкыта, чәчәк авыруы тарала, гриппның "испанка" дип исем алган пандемиясе бик күп кешеләрнең гомерен өзә. Әмма илнең төп бәласе бетлелек һәм тифлар була.
    Совет власте оешкан көннәрендә үк илдәге җимереклекләрне торгызу, торак пунктларның санитар хәлен яхшырту, йогышлы авыруларны киметү һәм кисәтүне максат итеп куя. Аларны тормышка ашыру өчен санитария законнарын булдыруны бурыч итеп куйган положение кабул ителә. 1922 нче елның 15 нче сентябрендә РСФСР Халык Комиссариатлары Советы "Санитария органнары турында" декрет кабул итә һәм санитария-эпидемиология хезмәте оеша. Безнең районда ул 1944 нче елда сәламәтлек саклау бүлегендә оеша. Шушы чордан алып, бүгенге көнгә кадәр илдә һәм җәмгыятьтә барган үзгәрешләр белән бергә, санитария-эпидемиология хезмәте дә зур үзгәрешләр кичерә. Соңгы үзгәртеп корулар 2005 нче елда булды: яңа контроль-күзәтү органы - "Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү" буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Территориаль идарәсе булдырылды. Ул кыскартылып, "Роспотребнадзор" исеме белән йөртелә. Районнарда территориаль бүлекләр оештырылды. Сарман районы Зәй бүлегенә кертелде. Югары белемле белгечләр - Рамил Галиев, Миңнәхмәт Гыймранов, Илүс Вахитов санитария-эпидемиология иминлеге һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча федераль законнар үтәлешен тәэмин итәләр. Шул ук вакытта Федераль дәүләт сәламәтлек саклау оешмасының "Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге" оешты. Үзәкнең Зәй филиалы составындагы Сарман бүлеге "Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү" буенча Федераль хезмәте Зәй бүлегенең эшен беренче баскычта тәэмин итә. Бүлек санитария-эпидемиология, профилактика бүлекчәләре һәм бактериологик лабораторияне берләштерә (рәсемдә - бүлек коллективы).

    Санитария-эпидемиология бүлекчәсе әйләнә-тирә мохитның кешегә йогынтысын өйрәнү һәм тискәре йогынтысын киметү буенча социаль-гигиена мониторингы алып бара.
    Бала тугач та шушы мохит йогынтысына эләгә. Бала тудыру йортында ул беренче сулышын ала, шәфкать туташы аны биләүгә били. Сабыйга анда яхшымы, чисталык буенча таләпләр үтәләме? Баланың сәламәтлегенә куркыныч янаучы микроорганизмнар юкмы? Эпидемиология бүлекчәсе хезмәткәрләре С.Мөхәммәдишина, Р.Йосыпова анализлар ярдәмендә дәвалау учреждениеләрендә санитария-эпидемиология кагыйдәләре үтәлешен тикшереп торалар.
    Бала яслегә, бакчага килгәч тә, аның сәламәт булып үсүенә барлык хокуклары сакланырга тиеш. Мәктәптә узган еллар баланың сәламәтлегенә тискәре йогынты ясамаган очракта гына аның физик һәм психик үсеше тулы була. Балалар учреждениеләрендә эчә торган суның, ризыкның чисталыгы, көнлек рационның тулылыгы санитария бүлекчәсе хезмәткәрләре И.Галиева, Г.Саттарова тарафыннан тикшерелә. Алар шулай ук класс бүлмәләрендә җылылык, яктылык, компьютер бүлмәләрендә электромагнит нурланышын тикшерәләр.
    Эчә торган су чыганаклары, ачык сулыклардагы суның чисталыгы тикшерелеп тора. Суларның химик составы Зәй филиалының санитар-химик лабораториясендә тикшерелә. Райондагы азык-төлек җитештерү предприятиеләренә, туклану, сәүдә оешмаларына даими рәвештә чыгып, лаборатор анализлар алына.
    Өлкән буын кешеләрнең хәтерендәдер, район халкы арасында әледән әле йогышлы авырулар баш калкытып торды. Ящур, түләмә, корсак тифы, А гепатиты кебек авырулар аерым йортларда, хәтта торак пунктларда карантин игълан итүгә, юллар ябуга сәбәпче булалар иде. Бума ютәл (коклюш), тамак бакасы (дифтерия), кызамык (корь) кебек авырулар бик күп баланың гомерен өзде. Бу куркыныч йогышлы авыруларны җиңүдә районның эпидемиология һәм профилактика бүлекләрендә эшләүчеләрнең фидакарь хезмәтләрен бәяләп бетергесез. Хәзерге заманда йогышлы авыруларның яңа төрләре килеп чыга. Әйләнә-тирә шартлары үзгәрүгә бәйле рәвештә, бигрәк тә алар начарланган очракта, микроблар азык-төлеккә, суга эләгә, бик тиз үрчиләр. Быел районда йогышлы эчәк авыруларының артуы күзәтелә. Узган елда 41 йогышлы эчәк авыруы теркәлгән булса, быелның сигез аенда - 66 очрак. Соңгы мәртәбә дизентерия 2007 нче елда теркәлгән иде, быел август аенда районда бу инфекция белән 9 кеше авырды. Авырулар барысы да күрше район һәм шәһәр кешеләре белән аралашу сәбәпле килеп чыккан. Эпидемиология һәм профилактика бүлекчәсе хезмәткәрләре авыруны таратмау максатында, бу йортларга чыгулар оештыралар, дезинфекция ясыйлар һәм халык арасында санитар-агарту эшләре алып баралар.
    Үзәктә үзебезнең бактериологик лаборатория эшли. Бу лаборатория бернинди фаразлауларга юл калдырмыйча, төгәл нәтиҗә бирә. Шушы нәтиҗәгә карап, күп кенә авыруларга төгәл диагноз куела һәм дәвалау билгеләнә. Авыру китереп чыгаручы микробларның антибиотикларга бирешү-бирешмәвен тикшереп, нәтиҗә чыгарыла. Лаборатория күптөрле биологик материал белән эшли. Әйләнә-тирә мохитның - һава, һәртөрле су, туфрак, азык-төлекнең, янәшәдәге предметларның микробиологик яктан чисталыгын тикшерә һәм кулланучыга яраклылыгы яки куркынычсызлыгы турында нәтиҗә бирә. Лабораториядә I категорияле белгеч - табиб-бактериолог Г.Билалова, лаборантлар К.Мортазина, Р.Рәхимҗанова, техник хезмәткәр Р.Сәгыйтова хезмәт куялар.
    Профилактика яки йогышсызландыру бүлекчәсе, исеменнән күренгәнчә, йогышлы авыруларны кисәтү максатында, дезинфекция, дезинсекция, дератизация эшләре үткәрә, ягъни кешеләр арасында төрле йогышлы авырулар китереп чыгарырга сәләтле чебен-черки, тычкан, кумак һ.б. шундый паразитларга каршы көрәшә. Бу эшләр гаризалар һәм килешүләр нигезендә башкарыла. Халык арасында йогышлы авырулар килеп чыкканда, бүлекчә хезмәткәрләре йортларда һәм оешмаларда йогышсызландыру (дезинфекция) үткәрәләр. Бүлекчәне Т.Фәретдинова җитәкли. Дезинфектор вазифасын озак еллар В.Митрофанова башкара. Р.Кәлимуллина - бүлекчәдә яңа кеше. Эш алып баручы Н.Дәүләтова да үз эшен җиренә җиткереп башкара. Шоферыбыз. А.Мөбәрәков, машиналарны карап, һәрвакыт төзек тота.
    Районда менә 66 ел инде санитария-эпидемиология хезмәте халык сәламәтлеге сагында тора. Бүген медицинада авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк һәм экономик яктан отышлырак икәнлеген аңлап эшләгән вакытта, безнең хезмәт бик кирәкле булып кала. Гомерләрен шушы хезмәткә багышлаган, хәзер инде лаеклы ялда булган ветераннарыбызны да бәйрәм белән котлыйбыз, аларга ныклы сәламәтлек һәм бәрәкәтле озын гомер телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: