САРМАН
  • Рус Тат
  • Халык педагогикасын кулланып

    Соңгы елларда яшьләр арасында мәрхәмәтлелек, миһербанлылык, олыларны ихтирам итү кебек төшенчәләр онытыла башлады. Ни хәл итәсең, йолаларыбызны белмәгән, ана телен танырга теләмәгән буын үсеп килә. Бу, билгеле, күпләрне борчый. Олуг шагыйребез Наҗар Нәҗминең "Ачыну" дигән шигырендә мондый юллар бар: Бер-беребезгә нинди бәгырьсез без, Хәтта кансыз - кемнән өйрәндек? Усаллыкка, әдәпсезлекләргә...

    Соңгы елларда яшьләр арасында мәрхәмәтлелек, миһербанлылык, олыларны ихтирам итү кебек төшенчәләр онытыла башлады. Ни хәл итәсең, йолаларыбызны белмәгән, ана телен танырга теләмәгән буын үсеп килә. Бу, билгеле, күпләрне борчый.
    Олуг шагыйребез Наҗар Нәҗминең "Ачыну" дигән шигырендә мондый юллар бар:
    Бер-беребезгә нинди
    бәгырьсез без,
    Хәтта кансыз - кемнән
    өйрәндек?
    Усаллыкка, әдәпсезлекләргә
    Нинди иләк аша иләндек?
    Ата-баба гомер юлымы бу?
    Без нинди соң, нинди юл
    алдык?
    Аерылдык җирдән,
    йолалардан,
    Үзебездән үзебез югалдык.
    Кая булды олыларны олы,
    Кечеләрне кече итүләр?
    Кайдан килде ата - улны,
    ана - кызны
    Белмәүләргә барып җитүләр?
    Бу халәттән чыгуның, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны торгызуның нинди юллары бар? Әхлаксызлыктан ничек арынырга? Сабыйларыбыз күңелендә рәхим-шәфкать, итәгатьлелек, әдәплелек хисләрен ничек тәрбияләргә? "Балалар - безнең киләчәгебез" дип әйтергә яратабыз. Тик, ни хикмәт, илебезнең киләчәге балаларның бүгенге тәрбиясенә бәйле икәнне генә онытып җибәрәбез.
    Тәрбия процессы иң элек гаиләдә башлана, шунда формалаша. Биредә аналарга зур бурычлар йөкләнә. Ана педагогикасының асылын һәм мәгънәсен чагылдыра торган үзенә генә хас кагыйдәләр һәм принциплар да бар. Мәсәлән: "Балаңны рәхмәтле булырга өйрәт!", "Балаңны ярат, ләкин аны узындырма, иркәләп бозма", "Ана, үзең турында да уйла. Онытсаң, балаларыңа начар булыр. Балаларыңның таләпләре, холыклары, дәгъвалары синең өстеңнән хакимлек итмәсен", "Балаларны байлыкка түгел, яхшылыкка шатланырга өйрәт." Ана педагогикасының төп принцибы - баланы хезмәт сөючән итеп үстерү. Моның беренче алшарты - хезмәтнең ата-ана өчен дә аерылгысыз тормыш юлдашы булуы.
    Бала тәрбияләүдә атаның да роле зур. Әти кешенең гаиләдә һәм башка урыннарда сабырлыгы, һәр сүзне уйлап, төпле итеп сөйләшүе, кылган гамәлләре өчен җавап бирүе, кешеләргә, өлкәннәргә итәгатьле булуы, эчкечелеккә тискәре мөнәсәбәте татар гаиләсендә гадәти күренеш булган. Халык авыз иҗаты әсәрләреннән күренгәнчә, ата гаиләне яклаучы, гаилә намусын саклаучы, туйдыручы, җылытучы, яшәү шартлары булдыручы итеп сурәтләнә. Шул ук вакытта ата - салкын акыл иясе. Аңардан башка рәтле тормыш юк. "Атасы барның бәхете бар", "Ата аркасы - кала аркасы", "Ирләр киңәше ил корган", диелә халык мәкальләрендә дә.
    Республикабызда булган уңай үзгәрешләр нәтиҗәсендә, соңгы елларда, тарихыбыз, халкыбызның рухи хәзинәләре, традицияләре, гореф-гадәтләре белән кызыксыну көчәя башлады. Бу бәһасез рухи байлыгыбыз җәүһәрләре кешелеклелек, әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә ышанычлы җирлек булып тора. Шуңа күрә тәрбия эшен гасырлар буе сыналган гореф-гадәтләргә, халыкның тәрбия тәҗрибәсенә, ягъни халык педагогикасына нигезләнеп алып бару зарур. Билгеле инде, сораулар да туа. Халык педагогикасы, чыннан да, бүгенге заман таләбенә җавап бирәме? Балаларны шәхес итеп тәрбияләүдә аның әһәмияте бармы? Бу алымнар балалар бакчасында тәрбия эшен югары дәрәҗәгә күтәрә алырмы?
    Халык педагогикасы - киң мәйданлы зур фән. Аны бөтенләе белән балалар бакчасы эшчәнлегендә файдаланып бетереп тә булмый. Шуның өчен без, тәрбиячеләр, халык педагогикасының таралган энҗе-мәрҗәннәрен җыеп, аны тәрбия процессының уңайлы моментларында кулланырга тырышабыз. Гомумән, безнең "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбия эшчәнлеге халык педагогикасы нигезләренә таянып алып барыла. Бәйрәмнәр, күргәзмәләр, ачык шөгыльләр - барысында да гасырлар буе яшәп килгән, буыннан -буынга чыныгу алган гореф-гадәтләр, әхлак сыйфатлары чагылыш таба. Төп таянычыбыз, әлбәттә, әти-әниләр. Халкыбызда тупланган матур традицияләрне истә тотып, бергә-бергә ярдәмләшеп эшләгәндә генә, нәтиҗәләр куанычлы була.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: