САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Халык моңы – Илһам

23 нче май көнне Тукай районының Яңа Бүләк авылында "Халык моңы - Илһам" ачык республика фестивале үткәрелде. Бу моң бәйрәме халкыбызның яраткан җырчысы, якташыбыз Илһам Шакиров иҗатына багышланды. Аннан Сарман һәм Җәлил поселогы моң сөючеләре дә читтә калмады. Сарманнан Рафис Уразаев, Рәфәт Абдуллин кебек күренекле җырчылар белән бергә район мәдәният...

23 нче май көнне Тукай районының Яңа Бүләк авылында "Халык моңы - Илһам" ачык республика фестивале үткәрелде. Бу моң бәйрәме халкыбызның яраткан җырчысы, якташыбыз Илһам Шакиров иҗатына багышланды.
Аннан Сарман һәм Җәлил поселогы моң сөючеләре дә читтә калмады. Сарманнан Рафис Уразаев, Рәфәт Абдуллин кебек күренекле җырчылар белән бергә район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Асылъяр" фольклор ансамбле чыгыш ясады. Алар борынгы татар халкының күңел ачу уеннарын күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр һәм уңышлы чыгышлары өчен лауреат исеменә лаек булдылар. Җәлилдән поселок ветераннары советы рәисе Сания Гыйззәтова оештырып алып барган "Ак калфак" фольклор ансамбле (җитәкчесе - 32 нче янгын часте ветераны Гөлнәзирә Зарипова), бистәбезнең танылган җырчысы Гөлсинә Шиһапованың чыгышлары матур булды. Азнакай халык театры режиссеры Касыйм ага Еникеев: "Матур кием - ярты уңыш", - дия иде. "Ак калфак"лылар бу яктан да аерылып тордылар. Икенче мәктәпнең музыка укытучысы Илмира Шәйдуллина үзе иҗат иткән җыры белән сокландырды. Бу мәртәбәле бәйрәмнән "Җәлил чаткылары"әдәби-иҗат берләшмәсеннән Гафифә Гаффарова, Рәис Кәлимуллин, Расиха Гыйльфанова, Гүзәлия Гарипова, мәдәният җанлы Гөлсинә Нуриева, Галия Абзалова, Нәсимә Әхмәдуллина да читтә калмадылар.
Без фестивальдән дипломнар һәм бүләкләр белән кайттык. "Хөрмәтле Индус Мәрданшин! Тукай муниципаль районының мәдәният һәм күңел ачу үзәге Сезнең татар мәдәниятен, аның милли традицияләрен үстерүгә керткән зур өлешегезне югары бәяли. Сез татар халкының үзаңын, милләтебезнең мәдәни-тарихи җәүһәрләрен кабат халыкка кайтару өчен армый-талмый хезмәт итәсез. Киләчәктә дә туган телебезгә, милли йолаларыбызга, традицияләребезгә тугры калырсыз, дип ышанабыз. Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы, иҗади уңышлар, яраткан хезмәтегездә тагын да матуррак үрләргә ирешүегезне теләп калабыз", - диелгән миңа (мин бөек җырчыбызга багышланган шигыремне укыдым, аны газета укучыларга да тәкъдим итәм) юлланган Рәхмәт хатында.
Бәйгедә Тукай, Азнакай, Зәй, Мөслим районнарыннан килгән ансамбльләр, аерым җырчылар, биючеләр, гармунчылар һәм Илһам Шакировның энесе Р.Шакиров та катнашты, җырлады. Соңыннан Илһамның музеен карадык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев