САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гүзәлия ханым кызыксындыру призына ия булды

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте һәр яртыеллык саен үз басмаларына язылучылар арасында «Подписка өчен – телевизор!» акциясе уздыра. Төп приздан башка анда башка бүләкләр дә уйнатыла.

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте һәр яртыеллык саен үз басмаларына язылучылар арасында «Подписка өчен – телевизор!» акциясе уздыра. Төп приздан башка анда башка бүләкләр дә уйнатыла.

«ТАТМЕДИА» тарафыннан нәшер ителүче газета-журналларга бу яртыеллыкка язылган 120 кеше акциядә катнашырга теләк белдергән булган. Бүләкләр 24 август көнне уйнатылып, телевизор бу юлы Яшел Үзән районына киткән. Аннан тыш өч «Nikon» фотоаппараты, унбиш юрган уйнатылган. «Чаян» журналы да үз укучылары арасында махсус приз уйнаткан. Акция шартлары буенча, үз районыннан катнашучылар арасында иң зур суммага язылган кешегә кызыксындыру призы тапшырыла. Безнең районнан акциядә өч абунәче катнашкан иде. Алар арасыннан Иске Минзәләбашта яшәүче Гүзәлия Шәйхелисламова кызыксындыру призына ия булды. Без бүген аңа призын тапшырдык. Гүзәлия ханымның киләчәктә дә безнең тугры укучыбыз булып калуын, акциядә алга таба да катнашып, төп призны отуын телибез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев