Гүзәл Уразова кызына нинди исем кушканын әйтте
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова яңа туган баласына исем вариантларын Инстачылардан сораган иде. Җырчы кызларына нинди исем кушуларын бүген Инстаграм битендә хәбәр итте.
- Һәрбер исем язган кешегә зур рәхмәт. Бик ярдәм иттегез. Без сайлап куйган исемне, күпләр булмаса да, язучылар шактый булды. Бергәләп тагын уйлаштык.
Кызыбызга Ариана дип исем куштык! Безнең кечкенә кызыбыз — Ариана Илдаровна!» — дип язган Гүзәл Уразова.
Тамашачылар да җырчыны котлаган: «Бәхетле бала булып үссен, әти-әнисенең бәхете, горурлыгы, шатлыгы булсын», «бик матур исем», «мөселман исеме үк булмаган», «котлыйбыз, исән-сау булыгыз», тәүфыйклы бала булып үссен», — дигәннәр.
Чыганак: intertat.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев