САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гүзәл Уразова & Илдар Хәкимов: Халык белән күзгә-күз аралашырга булдык [фото-видео]

1 апрельдә Казанның Уникс залында Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның концерты узды. Зал шыгрым тулы булган. Татар тудей хәбәрчеләре моны үз күзләре белән күреп, Гүзәл ханымның үзе һәм аның тамашачылары белән аралашып кайткан.

 

“Безнең һәр сезон үзенчәлекле, бу елгы программаны “Эксклюзив” дип атадык, шуңа күрә эксклюзив булырга да тиеш ул. Концерт бик кыю адымнар белән эшләнде: тамашачы бездә, бәлки, моңарчы беркемдә дә күрмәгән кызыклы киемнәр күрәчәк, яңа җырлар ишетәчәкләр,” дип сөйләде Гүзәл Уразова концерт алдыннан. “Тагын бер яңалык – без халык белән күзгә күз аралашырга булдык, димәк, алып баручылар урынына үзебез булачакбыз”, дип тә өстәде җырчы.

Концерт чыннан да үзенчәлекле, космос тематикасына багышланган бию номеры белән башланып китте, дәртле музыка астында сәхнәнең төп геройлары — Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов та чыкты. Җырчыларның халык белән күзгә-күз аралашабыз дигән сүзләре тамашачыга тәэсир итми калмады. Залдан сорау-теләкләр агылды, җырчылар һәр сорауга җавап бирергә тырышты, сәхнәгә бер туктаусыз чәчәк бәйләмнәре агылды, рәхмәт сүзләре яңгырады. 

Тамаша башында ук Гүзәл Уразова залга: “Үзегезне өйдәге сыман хис итегез”, дип мөрәҗәгать иткән иде. Концерт шул атмосферада узды.

Кич давамында «Ромашкалар», «Гашыйк итеп сакла син», «Красивая-Хороший» кебек халык инде күптән белгән һәм яраткан җырлар белән үрелеп барды. Гүзәл, бар әниләргә багышлап, «Озак яшә, әнкәй»не акапеллага башкарды, кайнаналар турында да онытмады. 14 сезонда яңа җырларның берсен Гүзәл яраткан кайнанасына багышлады. «Мондый җыр моңарчы юк иде әле. Кайнанамны бик яратам, ул да миңа «кызым дип кенә эндәшә», дип хисләре белән уртаклашты җырчы. 

«Балалар» җырын исә, традиция буенча, бөтен залдагы балаларны сәхнәгә чакырып бергәләшеп җырладылар.

 

Тамашачыларның күбесе кушылып җырлап утырды. Көчле алкышлар, җырчы белән бер дулкында булып бергәләшеп җырлау – халыкның җырлы гаиләгә булган чын мәхәббәтенең дәлиле иде.

Чистайдан килгән Наил Гарипов, мәсәлән, җырчының һәр концертына бара икән. “Аның җырлары күңел шатлыгы бит”, дип елмая ул. 

– Гүзәл Уразованың милли моңлы иҗаты гаиләбезгә бик тә ошый, һәр концертына бергәләшеп йөрергә торышабыз, берсен дә калдырмадык әле. Чыннан да ял итеп чыгабыз», дип фикерләре белән уртаклашты Наил әфәнде.

“Гүзәл Уразова минем өчен Хәния Фәрхидән кала иң яраткан җырчым. Бик яратып, хөрмәт итеп тыңлыйм”, ди “Эксклюзив” концертка килгән Надия ханым Хисамиева.

Тамашачылар арасында Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллинга да тап булдык.

“Бу пар безнен татар халыкның горурлыгы, җимешләре, сөенечләре. Алар безнең мәдәниятне алга таба әйдәүчеләр. Гади генә татар улы һәм кызы, шундый зур дәрәҗәгә ирешкәннәр икән, әлбәттә, үз тырышлыклары белән. Аларга зур уңышлар телим!”, диде ул.


Гүзәл белән халык арасында җаваплы мәхәббәт күрдек. Үз тамашачысын җырчы бик хөрмәтли, зурлый һәм нык ярата. Бу аның «Казан тамашачысы нинди ул?» дигән сорауга җавабында да сизелә:

“Казан тамашачысы ул – беренчедән, бик таләпчән, аны гәҗәпләндерү өчен бик күп көч куярга кирәк. Әмма, шуңа да карамастан, Казан тамашачысы ул бер яратса – гомерлеккә ярата. Шундый бөек ул һәм шул ук вакытта шундый гади. Казан тамашачысы ул – Казан тамашачысы”, дип билгеләп үтте Гүзәл.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев