САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гүзәл Удачина сәламәтлек саклау учреждениеләрендә булды

Кичә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина белән Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина районга эшлекле сәфәрләре кысаларында, халыкны кабул итү оештырганнан соң, http://sarman-rt.ru/component/k2/item/14629.html үзәк шифаханәдә булдылар. Алар балалар бүлегендә дәвалану шартлары белән таныштылар, балалар консультациясендә, бала тудыру бүлегендә...

Кичә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина белән Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина районга эшлекле сәфәрләре кысаларында, халыкны кабул итү оештырганнан соң, http://sarman-rt.ru/component/k2/item/14629.html үзәк шифаханәдә булдылар. Алар балалар бүлегендә дәвалану шартлары белән таныштылар, балалар консультациясендә, бала тудыру бүлегендә булдылар. Шулай ук кунаклар ашыгыч ярдәм күрсәтү, реанимация бүлекләре мөмкинлекләре белән дә таныштылар. Гүзәл Любисовнаны бөтен нәрсә кызыксындырды. Ул чисталыкка да игътибар итте, суыткычларны да ачып карады, санитария, аш бүлмәләрен дә барлап чыкты, аның күз уңыннан тәрәзә-ишек тә читтә калмады. Авырулар белән аралашты, үзен кызыксындырган сорауларын күпләп бирде ул. Аннан кунаклар Сарман гимназиясенең социаль-психологик үзәгендә булдылар. 2014 елдан эшләп килүче үзәкнең кабинетларын, шөгыльләр үткәрү шартлары белән кызыксындылар, мәктәп медсестрасы белән очраштылар.

Эшлекле сәфәр район Советында узган балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы белән тәмамланды. Көн тәртибе буенча район комиссиянең рәисе - район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, эчке эшләр бүлегенең полиция участок уполномоченныйларының бүлек начальнигы Илшат Латыйпов чыгыш ясадылар. Соңыннан фикер алышулар, тәкъдимнәр, карар кабул итү булды.

Районыбыз кунакларын район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде һәм утырышта катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев