Гүзәл Удачина сарманлыларны кабул итте

Бүген районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде.

Эшлекле визиты вакытында ул сарманлыларны кабул итте. Кабул итүдә аның белән бергә Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары Ильяс Мәсәлимов, “Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды төбәк бүлекчәсе” дәүләт учреждениесе управляющие Павел Лоханов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе секретаре Илсөяр Гарифуллина да эшләделәр. Бу халык өчен мөһим чарада райондагы мәгариф, опека һәм попечительлек, яшьләр эшләре һәм спорт, социаль яклау, сәламәтлек саклау, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе, суд приставлары, хокук саклау органнары, социаль иминият, Пенсия фондлары җитәкчеләре дә катнаштылар.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде