САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гыйнвар аена сынамышлар

Гыйнвар - кышның икенче ае.

Халыкта: «Гыйнвар - ел башы, кыш уртасы», - диләр. Ул елның иң салкын һәм иң җилле ае булып санала. Гыйнвар аена халык сынамышлары алга таба һава торышының нинди булачагын күзалларга, уңышны фаразларга һәм яз белән җәйне ничек көтәргә кирәклеген искәртер.

* Гыйнварда салкын булса, июль коры һәм эссе була, көзгә кадәр гөмбә чыкмый.

* Гыйнварда кар еш яуса, буран шактый еш булса, июль ае яңгырлы килә.

* Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була.

* Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин.

* Гыйнварда кар күп яуса, икмәкле ел була.

* Гыйнвар җылы булса, яз соңара. Гыйнвар җылы - март салкын.

* Гыйнвар карсыз һәм суык булса, җәй коры һәм эссе була.

* Гыйнварда кар күп яуса, бураннар еш булса, җәй яңгырлы була.

* Гыйнварның икенче яртысы кояшлы торса, уңыш яхшы була.

* Сукыр тычкан оясыннан гыйнварда чыкса, май салкын булыр.

* Гыйнварда агач ботаклары бозланып катса, чикләвек һәм җиләк-җимеш күп булыр.

* Раштуа төнендә күк йөзе аяз булса - кавын уңар, кар яуса - алма.

* Гыйнварда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хорошо