САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

ГТО нормаларын тапшыру янә күркәм гадәткә әверелде

Соңгы елларда югары технологияләр тормышыбызга тирән үтеп керде. Компьютерлар, смартфоннар, планшетлы компьютерлар гадәти күренешкә әверелде.

Нәтиҗәдә, белем бирү, мәгълүмат алу мөмкинлеге артты. Шул ук вакытта, Интернет, компьютер “коллары”ның сәламәтлеге какшый. Хәзер, киресенчә, халыкны спортка, актив ялга җәлеп итәләр. ГТО нормаларын тапшыру янә күркәм гадәткә әверелеп килә.
Әйткәндәй, ГТО нормалары СССРда 1931 елда кертелгән. 10-60 яшьтәге ватандашларыбыз көчен 100 метрга йөгерүдә, җирдән куллар белән этенүдә, каланчадан суга сикерүдә һәм граната ыргытуда көчен сыный алган. Спортны актив пропагандалаучы, сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар сафын арттырган бу күркәм традиция 1991 елда туктап калган иде. Ниһаять, ГТО нормалары янә тормышыбызга әйләнеп кайтты. Югары нәтиҗәләргә ирешү абруйлы да, отышлы да. Өлкәннәргә дә, яшьләргә дә спорт белән актив шөгыльләнә башларга нигез бар. Түштә дәрәҗәлерәк билге кадалып торса, синең абруең да югары, сәламәтлегең дә ныклы дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев