САРМАН
  • Рус Тат
  • Гриппны җиңеп була!

    Суык тию һәм грипп безне кыш буе эзәрлекли. Профилактика чараларына бераз гына илтифатсыз карауга, грипп ега да сала. Мәсәлән, С витаминына бай лимонның файдасы әйтеп бетергесез. Әлеге витамин вирусларны үтерүче интерферон дигән матдә эшләп чыгаруны арттыра икән. "Грипп, суык тимәсен, дисәгез, көн саен 1 грамм С витамины организмыгызга керсен, -...

    Суык тию һәм грипп безне кыш буе эзәрлекли. Профилактика чараларына бераз гына илтифатсыз карауга, грипп ега да сала. Мәсәлән, С витаминына бай лимонның файдасы әйтеп бетергесез. Әлеге витамин вирусларны үтерүче интерферон дигән матдә эшләп чыгаруны арттыра икән. "Грипп, суык тимәсен, дисәгез, көн саен 1 грамм С витамины организмыгызга керсен, - дип тәкрарлаган Нобель премиясе лауреаты Лаймус Полинг. Әмма витамин сәдәфләре йотканчы, цитруслылар, помидор, яшел тәмләткечләр ашавың хәерлерәк", - дип тә өстәгән ул. Ә спортчылар көннәрен бер стакан әфлисун согы эчүдән башлыйлар.
    Суык шулай ук сарымсак һәм суганнан да курка. Алар бактерияләргә каршы көчле үзлеккә ия. Кисүгә, тәэсире антибиотикка тиңләшердәй гәрчич мае бүлеп чыгаралар. Сарымсакның 15 төрдәге авыру китереп чыгаручы микробны юк итүе расланган. Әгәр бөер, бәвел юллары, ашказаны авыруларыннан зарланмасагыз, грипп кизүе чорында ашамлыгыгызга күбрәк сарымсак кушарга тырышыгыз.
    Суык тиюнең беренче билгеләрен сизүгә, көнгә берничә мәртәбә яңа кискән суган яки сарымсак иснәү бик файдалы. Чистартылган сарымсакны тәлинкәләргә салып, берничә урынга куярга да киңәш ителә.
    Икенче могҗиза-үсемлек - алоэ да кулланырга мөмкин. Ул организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыручы табигый биостимулятор эшләп чыгара. Рецептларның берсе мондый: алоэ яфракларын кисеп алып (үсемлеккә берничә көн су сипмәскә), согын сыгарга. Су "мунчасы"нда җылытылган балга 1:2 өлештә кушарга һәм 3-4 көн салкында тотарга. Әлеге катнашманы көнгә 3 мәртәбә ашарга 30 минут кала кабарга. Аңа әстерхан чикләвеге, йөзем, кабыгы белән лимон да кушарга мөмкин.
    Даими рәвештә мунча яки саунада тирләп утырыгыз. Тикшерүләр атнасына бер тапкыр гына булса да мунчада парланучыларның, эссене үз итмәүчеләргә караганда, ике мәртәбә кимрәк авыруларын исбатлаган. Ник, дисәң, 80 һәм аннан югарырак температурадагы пар вирусларны үтерә икән.
    Бүлмәне дымландыру да көчле профилактик чара исәпләнә. Бүлмә идеалда 50-60 процент дымлылыкта булырга тиеш. Махсус дымландыргычлар кулланырга була. Әмма һәркем эшли алырлык ысулы шул: җылылык батареясенә дымлы сөлге яки сулы савыт куеп та, максатка ирешергә мөмкин.
    Бүлмәләрне җилләтү турында да онытмагыз. Әлеге процедураны башкарганнан соң, "дәвалаучы хуш ис зонасы" булдырыгыз. Моның өчен йокы караваты янына кипкән үләннәр (әрем, мәтрүшкә, меңьяфрак) элеп яки вазага куегыз.
    Профилактиканың иң шәп чарасы булып, нокталы массаж санала. Умрау сөякләре арасын, борын яфракларын, чигә, муеннарны ышкыгыз.
    Ничек тә төрле стресслардан ераграк торырга тырышыгыз. Иммун системасын шулар бик нык зәгыйфьләндерә.
    Актив акыл эшчәнлегенең дә организм көчен арттыруы мәгълүм. Кроссворд, сканвордлар, математик мәсьәләләр чишегез, шахмат-шашка уйнагыз. Шул рәвешле миегезне эшләтегез. Грипп, кагылырга куркып, яныгыздан урап узар.
    Ә инде тагы да нәтиҗәлерәк чара күрәсегез килсә, вакцинация үтәргә мөмкин. Ул бигрәк тә 6 айдан өлкәнрәк балаларга, халыкның кешеләр белән эшли торган категориясенә, өлкәннәргә киңәш ителә. Прививканы грипп эпидемиясе көтелгәннән 2-3 атна алдан ясату яхшы. Ул организмны грипптан соң килеп чыгуы ихтимал булган төрле куркыныч катлауланулардан да саклый. Грипп эпидемиясе вакытында маска кию, авырулар белән контактка кермәү, кеше күп урыннарда булмау, борын куышлыгын юдырту киңәш ителә. Ә инде шулай да грипп эләктергәнсез икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез һәм ул билгеләгән дәвалауны үтегез. Кайнар чәй, мүк һәм нарат җиләге морсы, гөлҗимеш, юкә белән балан, кура җиләге белән бал эчемлекләре, прополис, бал белән сарымсак яхшы нәтиҗә бирер.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: