САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Гриппка каршы – прививка

Республикада гриппка каршы прививка ясау барлыгы 800 мең кешегә планлаштырылган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифингта сәламәтлек саклау министры А.Фәррахов хәбәр итте. Татарстанга 320 мең доза "Гриппол" һәм "Гриппол плюс" вакцинасы кайтарылган. Шушы көннәрдә тагын бер партия вакцина көтелә. Министр иң куркынычы гриппның үзе түгел, ә төрле катлауланулар...

Республикада гриппка каршы прививка ясау барлыгы 800 мең кешегә планлаштырылган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифингта сәламәтлек саклау министры А.Фәррахов хәбәр итте.
Татарстанга 320 мең доза "Гриппол" һәм "Гриппол плюс" вакцинасы кайтарылган. Шушы көннәрдә тагын бер партия вакцина көтелә. Министр иң куркынычы гриппның үзе түгел, ә төрле катлауланулар булуын хәбәр итте. Өлкән яшьтәгеләр, сулыш юллары авырулары белән еш авыручылар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары, медицина персоналы, көнкүреш, транспорт сферасы, уку йортлары хезмәткәрләре югары куркынычлылык төркеменә керәләр.
Моннан 4-5 еллар элек грипп белән 300-400 мең кеше авырса, вакцинация үткәрү нәтиҗәсендә соңгы елларда - 3-4 мең кеше. Татарстанда вакцинация өчен үзебездә эшләнгән "Гриппол" һәм "Гриппол плюс" вакциналары кулланыла. Шулай ук Голландия һәм Франциядә эшләнгән вакциналарны да кулланырга мөмкин. Бәяләр арасындагы аерма зур түгел. Әмма министр үзебезнең вакциналарның да составлары буенча чит илнекеләрдән берничек тә калышмавын билгеләп үтте.
Прививка ясату - ирекле. 15 яшькә кадәрле балаларга ул әти-әнисе рөхсәте белән генә ясала.
Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Б.Шәймәрдановның хәбәр итүенчә, милли календарь кысаларында районга 2400 доза "Гриппол" һәм "Гриппол плюс" вакциналары кайтарылган, вакцинация башланган. Тагын 5 мең дозадан артык вакцина кайтуы көтелә. Мәктәпләр, балалар бакчалары инде аның белән тәэмин ителгән. Прививка ясатырга теләгән кешеләр район үзәк хастаханәсе поликлиникасына мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев