САРМАН
  • Рус Тат
  • Грипп “ишек кага”

    Гриппның көчле, төрле катлаулануларга китерә торган А(Н1N1) төре "дуңгыз гриппы" исеме астында билгеле. Грипп - эпидемиягә китерә торган инфекция. 9-10 ай эчендә ул җир шарының 30 процент халкын зарарлый ала. А(Н1N1) - тагы да көчлерәк эпидемиягә китерә торган А гриппының бер төре. Ул кешеләрне дә, шулай ук күп кенә хайваннарны...

    Гриппның көчле, төрле катлаулануларга китерә торган А(Н1N1) төре "дуңгыз гриппы" исеме астында билгеле.
    Грипп - эпидемиягә китерә торган инфекция. 9-10 ай эчендә ул җир шарының 30 процент халкын зарарлый ала. А(Н1N1) - тагы да көчлерәк эпидемиягә китерә торган А гриппының бер төре. Ул кешеләрне дә, шулай ук күп кенә хайваннарны да зарарларга мөмкин. Бу төр грипп беренче тапкыр 1931 нче елда Америка галиме Ричард Шоуп тарафыннан дуңгызларда табыла. 2009 нчы елның 11 нче июнендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы А(Н1N1) пандемиясе башлануны хәбәр итә.
    Инфекциянең төп чыганагы - грипп белән авыручы кеше. Авыруның кыска срокларда тиз таралуына аның инкубация срогының кыска булуы сәбәпче. Ул нибары - 15 сәгатьтән 3 тәүлеккә кадәр. Моннан тыш, авыруның һава-тамчы юлы, контакт нәтиҗәсендә йогуы, кешеләрнең гриппка тиз бирешүчәнлеге, аларда вирусның антиген вариантларына карата иммунитет булмау да аның тиз таралуына сәбәпче булып тора. Авыру йоктыручы кешеләр авыру башланганнан соң 7 көн дәвамында авыруны башка кешегә йоктыра алалар.
    А(Н1N1) нең билгеләре күп очракта сезонлы грипп билгеләре белән охшаш. Болар түбәндәгеләр - авыруның кискен башлануы, 39оСтан югарырак температура, хәлсезлек, ютәл һәм башкалар. Грипп йоктыручыларның күпчелегенең ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге дә бозыла, күңелләре болгана, эчләре китә, косалар. Моннан тыш, авыруның беренче билгеләренә коры, еш кына канлы ютәл дә керә. Сирәк очракларда гына авыруларның температурасы күтәрелми, әмма сулыш юлы авыруы билгеләре күзәтелә. Авыру көчле булган очракта, аның билгеләре барлыкка килгәннән соң 3-5 нче көнгә авыруның хәле начарлана. Авыру организмны бик тиз биләп ала, 24 сәгать эчендә сулыш алу кыенлаша, нәтиҗәдә авыруны реанимация бүлегенә яткырып, тиз арада үпкәләрне ясалма вентиляция аппаратына тоташтырырга кирәк була. Авыру авыр булган очракта сезонлы гриппка хас катлауланулар булуы ихтимал. Аларның иң еш очрый торганы - пневмония. Иртә үпкә ялкынсынуы авыр интоксикациягә һәм еш кына кешенең вафатына китерә, бигрәк тә олы яшьтәге пациентларны. Башка мөмкин булган катлауланулар - синусит, отит, евстахеит, ларингит, пиелонефрит һәм башкалар. Авыру аеруча йөкле хатын-кызлар, ике яшькә кадәрге балалар, үпкәләре хроник авырулы кешеләр өчен куркыныч.
    Гриппны ничек кисәтергә һәм дәваларга соң? Кисәтүнең иң үзенчәлекле төре - вакцинация. Дәвалау өчен арбидол, интерферон, ремантадин, ингаверин, осельтамевир, терафлю, фервекс кулланыла. Авыруларга постель режимы киңәш ителә. Сөт ризыклары, җиләк-җимеш, яшелчә соклары бирелә, күп итеп җылы чәй, юкә чәчәге, гөлҗимеш төнәтмәсе, компот, мүк җиләге морсы, сөт эчү файдалы була. Өстәмә итеп аскорбин кислотасы билгеләнә. Ачы тәмләткечләр, кыздырылган ризыклар менюдан алына. Ютәлгә каршы көрәшү өчен ментол, натрий бикарбонаты, эвкалипт белән ингаляция ясау яхшы. Аэрозоль куллану исә тагы да уңайлырак. Кодтерпин, лебексин, бронхикум кулланырга да ярый. Шуны истә тотарга кирәк: йөкле хатыннар катгый рәвештә табиб күрсәтмәсе буенча дәваланырга тиешләр. Чөнки югарыда күрсәтелгән препаратларның кайберләре алар өчен зарарлы.
    Саннарга килгәндә, ел башыннан республикада грипп һәм сулыш юллары авырулары белән 9 меңнән артык кеше авырды, А(Н1N1) белән авыру нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелде. Ә районда сулыш юллары авыруларын 82 кеше йоктырды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: