САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлнара Сабирова: Муса Җәлил истәлегенә бәйге ачылышында илне яклаучыларны күрсәтәсе килә

2-3 февраль көннәрдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда үтәчәк «Ватаным Татарстан» гамәлгә куя торган Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры ачылышы тематикасы махсус хәрби операция белән бәйле булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова хәбәр итте.

«Быел турнир өченче тапкыр Казанда уздырыла. Безнең редакция өченче тапкыр бәйгенең рухи эшчәнлеге өчен җавап бирә. Узган ел ачылыш тантанасы рух ныклыгы турында иде. Быел без илдәге сәяси вакыйгаларны читләтеп үтә алмыйбыз. Ачылыш махсус хәрби операция белән дә бәйләнәчәк. Чөнки көрәшчеләр арасында да илебезне яклаучылар шактый. Безнең аларны да күрсәтәсебез килә. Муса Җәлил үзе батыр булган кеше. Без бүгенге батырлардан Муса Җәлил батырга хат язарга уйлыйбыз», – диде Гөлнара Сабирова.

Шулай ук, ачылыш тантанасында Гаилә елы да билгеләп үтеләчәк. «Батырлык – ул буыннан-буынга күчеп килә торган әйбер», – ди Гөлнара Сабирова.

«Без ачылыш тантанасын Гаилә елы белән дә бәйлибез. Ачылышта Раил Нургалиев та катнаша. Ничек әтиләр балаларын көрәшче итеп тәрбияли һәм батырлык төшенчәсе кешегә малай чактан салына дигән мәгънәне дә күрсәтәсебез килә», – дип сөйләде Гөлнара Сабирова.

Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры «Ак барс» көрәш сараенда 2 февральдә 10:00 сәгатьтә башлана. Театральләштерелгән тамашада Кәрим Тинчурин театры артистлары катнаша. Шулай ук җырчылар Ильвина, Зәринә Хәсәншина, Рөстәм Насыйбуллин чыгышлары да көтелә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/golnara-sabirova-musa-alil-istalegena-baige-acylysynda-ilne-yaklaucylarny-kursatase-kila-5882517

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев