САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлчирә апа үткәннәрне хәтерли, бүгенгенең кадерен белә

Бүген Түбән Ләшәү авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Хуҗина Гөлчирә Габделхак кызына 95 яшь тулды.

Гөлчирә апа сигез балалы гаиләдә туып-үсә. Барлык сугыш чоры балалары кебек, чүп утый, башак җыя, көлтә ташый. Орск шәһәрендә тимер юл төзелешендә, салда эшли. Әнисе авыргач, авылга кайта, гомер буе медпунктта санитарка булып эшли. Колхозда чөгендер эшкәртүдән дә читтә калмый. Тормыш иптәше Әхмәтбай абый белән өч ул үстерә. Бүгенге көндә Әхмәтбай абый да, өч улы да исән түгел. Гөлчирә апаның хәлен килене Нурия ханым, җиде оныгы һәм дүрт оныкчыгы белешеп торалар. Ул тормышыннан канәгать, хәтере дә, зиһене дә әйбәт.

Ветеранны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды, изге теләкләрен җиткерде. Юбилярны шулай ук район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, авылдашлары, якыннары тәбрикләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев