САРМАН
  • Рус Тат
  • Гөмбә җыяр чак

    Көз­нең бе­рен­че яр­ты­сы - гөм­бә җы­яр чак. Гөм­бә бе­лән агу­ла­ну­ның иң күп оч­рак­ла­ры да шу­шы чор­га ту­ры ки­лә һәм ул сә­ла­мәт­лек­кә җит­ди зы­ян ки­те­рер­гә мөм­кин. Шу­ңа кү­рә агу­ла­ну­ны та­нып бе­лү һәм бе­рен­че яр­дәм күр­сә­тү бик мө­һим. Агу­ла­ну­ның ни дә­рә­җә­дә кур­кы­ныч икән­ле­ге нин­ди гөм­бә бе­лән агу­ла­ну­га бәй­ле. Аңа агу­лы гөм­бә ге­нә...

    Көз­нең бе­рен­че яр­ты­сы - гөм­бә җы­яр чак. Гөм­бә бе­лән агу­ла­ну­ның иң күп оч­рак­ла­ры да шу­шы чор­га ту­ры ки­лә һәм ул сә­ла­мәт­лек­кә җит­ди зы­ян ки­те­рер­гә мөм­кин. Шу­ңа кү­рә агу­ла­ну­ны та­нып бе­лү һәм бе­рен­че яр­дәм күр­сә­тү бик мө­һим.

    Агу­ла­ну­ның ни дә­рә­җә­дә кур­кы­ныч икән­ле­ге нин­ди гөм­бә бе­лән агу­ла­ну­га бәй­ле. Аңа агу­лы гөм­бә ге­нә тү­гел, шарт­лы рә­веш­тә ашар­га ярак­лы дип та­был­ган гөм­бә­ләр дә, әгәр алар дө­рес әзер­лән­мә­гән бул­са­лар, сә­бәп­че бу­лыр­га мөм­кин. Эко­ло­гик чис­та бул­ма­ган ра­йон­нар­да үсү­че гөм­бә­ләр­дә дә за­рар­лы мат­дә­ләр туп­ла­на. Шу­ны да оныт­мас­ка ки­рәк: гөм­бә бе­лән агу­ла­ну­ны өл­кән­нәр һәм ба­ла­лар ае­ру­ча авыр ки­че­рә­ләр.

    Без­нең як­та үсү­че иң агу­лы гөм­бә­ләр - са­сы че­бен гөм­бә­се, ак че­бен гөм­бә­се һәм төс­сез агу­лы гөм­бә. Ва­кы­тын­да бе­рен­че яр­дәм күр­сә­тел­мә­сә, ке­ше бу гөм­бә­ләр бе­лән агу­ла­ну­дан үләр­гә дә мөм­кин.

    Гөм­бә­ләр бе­лән агу­ла­ну­ның бил­ге­лә­ре нин­ди соң? Нин­ди гөм­бә бе­лән агу­ла­ну­га ка­рап, бу бил­ге­ләр яр­ты сә­гать һәм тәү­лек ара­лы­гын­да ки­леп чы­гар­га мөм­кин. Кай­чак агу­ла­ну­ның бе­рен­че бил­ге­лә­ре 2-3 тәү­лек­тән соң бе­ле­нә баш­лар­га их­ти­мал. Бу бил­ге­ләр­гә ко­су, эч китү, су эчә­се ки­лү, кө­зән җы­е­ру ке­рә, бу ва­кыт­та көч­ле итеп эч, баш авыр­та, баш әй­лә­нә. Алар бе­ле­нә баш­лау бе­лән, авы­ру­ны кос­ты­рыр­га, аш­ка­за­нын юдыр­тыр­га ки­рәк. Аш­ка­за­нын өй шарт­ла­рын­да тү­бән­дә­ге­чә юды­ра­лар. Вак йо­тым­нар бе­лән бүл­мә тем­пе­ра­ту­ра­сын­да­гы 4-5 ста­кан кай­на­ган су эчәр­гә һәм ко­сар­га ки­рәк. Ан­нан соң ак­тив­лаш­ты­рыл­ган кү­мер эчә­ләр. Ул гәү­дә­нең һәр ки­лог­рам­мы­на 0,5-1 грамм­нан да ким бул­мас­ка ти­еш. Эч китмәсә, җи­ңел­чә эч җибәрү­че да­ру би­рә­ләр. Авы­ру­да ги­по­то­ния бу­лу их­ти­ма­лы бул­са, аны аз до­за­да эчер­тә­ләр. Әгәр авы­ру бо­лай да кос­са һәм эче кит­сә, аңа алар­га кар­шы да­ру би­рер­гә яра­мый, чөн­ки ко­су һәм эч ки­тү - ор­га­низм­нан кан­га эләк­мә­гән ток­син­нар­ны чы­га­рыр­га яр­дәм итү­че сак­ла­гыч ме­ха­низм­нар.

    Со­ңын­нан авы­ру­ны ят­кы­рыр­га һәм ты­ныч­лык тәэ­мин итәр­гә ки­рәк. Аяк, кул­лар­га җы­лы грел­ка­лар ку­яр­га, су яки ка­ты чәй би­рер­гә ки­ңәш ите­лә. Ал­ко­голь­ле эчем­лек­ләр би­рү кат­гый ты­е­ла, чөн­ки алар агу­ның ор­га­низм­га та­ра­лу­ын тиз­лә­тә­ләр. Лә­кин гөм­бә бе­лән агу­лан­ган оч­рак­та иң мө­һи­ме - шун­да ук ашы­гыч яр­дәм ча­кы­ру яки авы­ру­ны хас­та­ха­нә­гә ил­тү. Бу оч­рак­та ба­ры тик та­биб кы­на дө­рес дә­ва­лау бил­ге­ли ала, чөн­ки төр­ле гөм­бә­ләр­нең агу­ла­ры ор­га­низм­га төр­ле­чә тәэ­сир итә, һәм, ди­мәк, уни­вер­саль дә­ва­лау ысу­лы да юк. Та­биб дө­рес дә­ва­лау бил­ге­ли ал­сын өчен, аңа күб­рәк мәгъ­лү­мат би­рер­гә - гөм­бә­не ка­ян җый­ган­лык­ны, аның нин­ди кы­я­фәт­тә бу­лу­ын, ни­чек әзер­лә­гән­не җен­тек­ләп сөй­ләр­гә ки­рәк.

    Газета укучыларыбыз арасында гөмбәчеләр бар микән? Алар бу "тыныч ауга" ничек карыйлар, кайсы гөмбәгә өстенлек бирәләр икән? Берничәсен тыңлап карыйк әле.

    Н.Аф­за­лет­ди­но­ва, Сар­ман авы­лы:

    - Гөм­бә­гә күп ел­лар­дан бир­ле йө­ри­без, яра­тып җы­я­быз, кон­серв­лый­быз. Нин­ди гөм­бә бар, шу­ны җы­я­быз. Май­лы гөм­бә, ак, җи­рән гөм­бә, гө­рәҗ­дә һәм баш­ка­лар­ны бик яра­тып ашый­быз. Әл­бәт­тә, чис­та­ла­рын, ма­тур­ла­рын җы­яр­га ты­ры­ша­быз. Ә ме­нә рус хал­кы ба­ры­сын да җыя икән. Бер ел­ны шу­лай гөм­бә­гә бар­дык. Чис­та гөм­бә­ләр­не ге­нә ал­дык та, корт­лы­ла­рын таш­лап бар­дык. Ар­ты­быз­дан бер рус кар­ты ки­лә икән. "Сез­нең арт­тан гөм­бә җыюы бик җай­лы бул­ды. Рөх­сәт ит­сә­гез, сез таш­лап бар­ган бар­лык гөм­бә­ләр­не дә алыр идем", - ди бу. Без бер­сүз­сез ри­за бул­дык, ки­тап бит корт­лы­ла­рын җы­яр­га куш­мый. Ә рус хал­кы ала­рын да, хәт­та агу­лы дип са­нал­ган­на­рын да җыя, бе­леп эш­кәр­тә һәм кул­ла­на икән.

    Н.Хәй­рул­ли­на, Сар­ман авы­лы:

    - Гөм­бә­не га­и­лә­без бе­лән бик яра­та­быз. Ба­ла­лар­ны да кеч­ке­нә­дән үк гөм­бә җы­яр­га өй­рәт­тем. Те­лә­сә кай­да җый­мас­ка, те­лә­сә кай­дан ал­мас­ка, аша­мас­ка икән­ле­ген дә бе­лә­ләр. Аны бик сак­лык бе­лән кул­ла­на­быз. Без­нең як­лар гөм­бә­гә ае­ру­ча бай. Ашар­га ярак­сыз­ла­ры исә бик аз. Ел да кыш­ка бер­ни­чә төр гөм­бә әзер­ли­без. Ап­рель ахы­рын­да, май ба­шын­да кә­җә гөм­бә­се чы­га. Ан­нан соң җәй­ге, бо­лын гөм­бә­лә­ре ки­тә. Без ае­ру­ча көз­ге, плас­тин­ка­лы гөм­бә­ләр­не яра­та­быз. Җи­рән гөм­бә, гө­рәҗ­дә, шам­пинь­он һәм баш­ка­лар… Хә­ер, дө­рес итеп җый­саң, эш­кәрт­сәң һәм сак­ла­саң, алар­ның ба­ры­сы да тәм­ле. Без тоз­лый­быз һәм су­ыт­кыч­та ка­ты­рып сак­лый­быз.

    Н.Шәй­мәр­да­но­ва, Са­рай­лы авы­лы:

    - Гөм­бә­не та­ны­мыйм да, җый­мыйм да. Әм­ма гөм­бә та­ны­ган ке­ше әзер­лә­гән гөм­бә­не бик яра­тып ашыйм. Бү­ре аша­ма­са да, тәм­ле бит. Шу­лай да үзем җы­яр­га ба­тыр­чы­лык ит­мим.

    Э.Харисова, Сарман авылы:

    - Мин гөмбәгә сирәк йөрим, ә менә ирем, ирек куйсаң, гел кайтып кермәс иде. Ул барлык төр гөмбәләрне дә таный. Иртә язда чыккан кәҗә гөмбәсеннән үк җыя башлый ул һәм кара көзгәчә гөмбә җыю җаен таба. Билгеле, чистартуы, эшкәртүе миңа кала.

    Шулай да, узган атнада аңа ияреп, наратлыкка гөмбәгә барган идем. Соңыннан башым бик нык авыртты. Баш миенә кислород чамадан тыш күп кергәндер, диделәр таныш-белешләр. Урманга да ешрак йөрергә кирәк икән, дигән фикергә килдем.

    Гөмбәне исә маринадлап та куябыз, катырып та саклыйбыз. Ел әйләнәсе болай ашарга да, пирог, пиццалар, ашлар пешергәндә дә бик ярап куя.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: