САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлнур апа Гайнетдинова ил-көннәрнең тынычлыгын тели

Гөлнур Таип кызына бүген 90 яшь тулды.

Кормаш авылында улы Мөхәммәт белән килене Резидә тәрбиясендә яши ул. Авылның тере тарихы Гөлнур Таип кызына бүген 90 яшь тулды. Аның хәтере, зиһене сокландыра. Күңел байлыгына шаккатмалы.
Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән, истәлек бүләкләре тапшырды. Зыялы, гыйлемле Гөлнур апа бигрәк тә бүләк ителгән китапка сөенде. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Шәрләрәмә авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Розалия Әхмәтшина, белгеч Сәрия Хәлиуллина, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, балалары, туганнары, кодагыйлары юбилярга сихәт гомер, куанычлы тормыш теләделәр.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев