САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназия исәбендә – 9 җиңү

10 гыйнвардан мәктәп укучылары өчен республикакүләм олимпиадалар башланган иде.

Район турында уңышка ирешкән укучылар көчләрен республика күләмендә сынадылар. Әлбәттә, олимпиада - фән буенча булган белемнәреңне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Һәр елдагыча, Сарман гимназиясе укучылары да аларда актив катнаштылар, муниципаль этапны уңышлы гына үтеп, республикакүләм этапта да сынатмадылар. Шулай итеп, фән олимпиадаларының республика турында Сарман гимназиясе укучысы Камил Хәнипов – химиядән (8 “А” сыйныфы, укытучысы – Венера Галәлиева), Алинә Салихова – инглиз теленнән (10 “А” сыйныфы, укытучысы Эльвира Минһаҗева), Радомир Брызгалов (7 сыйныф), Камил Хәнипов (8 “А” сыйныфы, укытучылары – Сания Абдуллина), Айзат Кашапов (10 “А” сыйныфы, укытучысы – Гөлгенә Гыйльфанова) – математикадан, Ләйсән Галиуллина (9 “А” сыйныфы), Гөлназ Хөснетдинова (9 сыйныф), Регина Сафина (10 сыйныф), Рания Фазылова (10 сыйныф) Татарстан тарихы фәне буенча призерлар булдылар (укытучылары - Кифая Заһирова).
Фотолар – Сарман гимназиясе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев