САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газинур Президент булырга җыена

Санкт-Петербург шәһәрендә 26-28 апрель көннәрендә “Әгәр мин Президент булсам” дигән Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы узды. Бирегә Россиянең бөтен талантлы яшьләре җыелган иде.

Конкурс ике этапта үткәрелде. Аның читтән торып үткән беренче этабында Россиянең төрле регионнарыннан 33 мең кеше катнашты. Шулардан иң яхшы эшләнгән 1700 кешенең эше икенче этапка узды. Алар арасында Әлмәт мәктәбенең 8 класс укучысы Газинур Гайнетдинов да бар иде. Ул 12-14 яшьлекләр арасында үткәрелгән “Эссе” номинациясендә катнашты.

Бу проект кысаларында кызыклы мастер-класслар, интернет-конкурслар, Санкт-Петербург шәһәре буйлап искиткеч экскурсияләр, эшлекле уеннар уздырылды. Иң кызыклы чаралар булып “Гражданлык ассамблеясе” эшлекле уены ,“Гуманитар технологияләр үзәге” үткәргән тестлар, безнең илебезнең мәдәни үзәге булган Санкт-Петербург шәһәрендә мавыктыргыч экскурсияләр торды. Беренче көнне үк конкурста катнашучыларга Россиянең талантлы артисты һәм режиссёры Дмитрий Рудаков ораторлык һәм артистлык сәләте буенча мастер-класс күрсәтте. Конкурса катнашып, Газинур үзенә тәҗрибә туплады һәм шактый зур уңышка иреште. Аңа “ Әгәр мин Президент булсам” Бөтенроссия яшьләр проктлары конкурсының дипломы һәм “Тамашачылар мәхәббәте” призы тапшырылды. Аның фәнни җитәкчесе булган Миләүшә Гайнетдиновага Рәхмәт хаты бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев