Газинур быел да беренче булды
Зәй шәһәрендә узган һөнәри осталык бәйгесеннән Сарман аграр көллиятенең 3 курс студенты Газинур Гайнетдинов быел да җиңү белән кайтты.
Ул “Киләчәк механизаторы” республика бәйгесендә 1 урынга лаек булды. Әлмәт авылы егете 2021, 2022 елларда да әлеге бәйгенең җиңүчесе булып танылган иде. Бәйгегә Газинурны мастеры Рафаэль Хөсәенов әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Молодец, Газинур. Алга таба ла зур уңышларга иреш!!!
0
0