САРМАН
  • Рус Тат
  • Гасырлар илчесе

    Бүген безнең алда балаларыбызда китап укуга ихтыяҗ тудыру, китапка карата хөрмәт тәрбияләү бурычы тора. "Китап - озын-озак тарихлы кешелек җәмгыятенең соңгырак дәверләрдәге иң зур казанышларыннан берсе, яшәеш-тереклекнең күп гасырлык юлдашы, асыл хосусияте. Адәм балаларының мәгыйшәтен хәзер ансыз күз алдына китереп булмый. Китап инде менә шактый күптәннән бирле, ут, су, һава,...

    Бүген безнең алда балаларыбызда китап укуга ихтыяҗ тудыру, китапка карата хөрмәт тәрбияләү бурычы тора.
    "Китап - озын-озак тарихлы кешелек җәмгыятенең соңгырак дәверләрдәге иң зур казанышларыннан берсе, яшәеш-тереклекнең күп гасырлык юлдашы, асыл хосусияте. Адәм балаларының мәгыйшәтен хәзер ансыз күз алдына китереп булмый. Китап инде менә шактый күптәннән бирле, ут, су, һава, ризык кебек, яшәешнең даими өлешенә, алыштыргысыз кoмпонентына әверелде. Нәкъ менә шуңа күрә дә аның асылы, бөеклеге, тереклектәге урыны хакында күп фикерләр әйтелгән", - дип яза Казан Федераль университеты профессоры, академик Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов үзенең беренче төрки-татар китабының нәшер ителүенә 400 ел тулуга багышлап язган бер мәкаләсендә һәм, мисал итеп, бөек Тукаебызның 1909 нчы елда язган "Китап" шигыреннән юллар китерә:
    .... Шул вакытта мин кулыма китап алам,
    Аның изге сәхифәләрен актарам;
    Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
    Шуннан гына дәртләремә дәрман табам.
    Әйе, кулга китап алып укый башлау борчу-сагышларны оныттырып җибәрә, күңелне тынычландыра. Син, үзең дә сизмәстән, әсәр геройлары тормышы белән яши башлыйсың: алар белән бергә куанасың, уйланасың, кайгырасың. Китап якын дуска, сердәшкә, киңәшчегә әверелә.
    Ә шушы кечкенә генә могҗизаның үткәне искиткеч озын, сикәлтәле һәм гыйбрәтле. Ул юл безнең халкыбызның укымышлы, данлы булуы турында сөйли. Борынгы әби-бабаларыбызның һун язуы дип аталган үз графикаларын булдырулары, Ислам дине кабул ителгәч иҗат ителгән гарәп язулы кулъязма китаплары нинди зур казаныш, алга барыш була. Халкыбыз борын-борыннан мәгърифәткә омтылган, үзеннән соң килгән буынны аң-белемле һәм әхлаклы итәргә тырышкан. IХ-Х гасырларда ук Идел буенда мәдрәсәләр булуы шуны дәлилли. Дәүләтсез калса да, ул телгә, белемгә мөнәсәбәтен үзгәртмәгән, аны саклап калырга тырышкан. Китапларны өеп-өеп яндырган, бастырырга мөмкин булмаган чорларны да үткән...
    2012 нче ел - Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елында беренче басма төрки-татар китабы нәшер ителүгә 400 ел тулу билгеләп үтелә. Тарих битләрендә бу турыда болай диелә: "1612 елда Лейпциг шәһәрендә типография ысулы белән беренче төрки-татар теле грамматикасы дәреслеге басылып чыга. Татарларда басма сүз тарихы исә, Пётр I Иранга яу белән барганда язылган Манифестның татарча тәрҗемәсе басылудан (1722) башлана. Ул Әстерхан шәһәрендә, императорның юл (поход) басмаханәсендә нәшер ителә".
    Боларны белергә кирәк. Бу - безнең рухи байлыгыбыз, үткәнебез, данлы тарихыбыз. Үсеп килүче буында милли үзаң, милли горурлык тәрбияләү - балалар тәрбиясе белән шөгыльләнүче мөгаллимнәрнең, тәрбиячеләрнең һәм әти-әниләрнең иң мөһим бурычларыннан берсе.
    Китап уку, китапка сак караш турында әңгәмәләр, төрле тәрбия чаралары мәктәпләрдә даими рәвештә оештырыла. Тик бу уку елында татар китабы белән бәйле тарихи вакыйга уңаеннан оештырылганнарының даирәсе киңрәк. Алар укучыларны татар китабының үткәне белән таныштыру, аларда милли мирасыбызны сакларга, үстерергә омтылыш уяту максатыннан чыгып оештырылды. Кечкенәрәк сыйныфларда бу "Китаплар патшалыгында кунакта", "Китапның үткәненә сәяхәт" дип аталган чаралар аша тормышка ашырылса, өлкәнрәкләр инде очрашуларга, әңгәмәләргә, проект эшчәнлегенә җәлеп ителде. Җәлил гимназиясендә үткәрелгән "Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге" исеме астында уздырылган дәресләр һәм дәрестән тыш чараларны, беренче санлы Җәлил урта мәктәбендә үткәрелгән «Китап патшалыгында кунакта» дип исемләнгән әдәби очрашуны, бистәнең Дан музеенда киң җәмәгатьчелек, укучылар, "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашында оештырылган әдәби-музыкаль кичәне, "Сабантуй" газетасы, "Казан утлары" журналы журналистлары белән булган җанлы әңгәмәләр моңа мисал булып торалар. Бу исемлекне үткәрелгән сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, китапханә дәресләре белән дә дәвам итеп булыр иде. Тик максат, чара үткәреп, план үтәү, отчет бирү түгел. Бүген безнең алдыбызга балаларыбызда китап укуга ихтыяҗ тудыру (ә ул югалып бара), китапка карата хөрмәт тәрбияләү бурычы килеп басты. Юл башы ташъязмаларда булып, аннары кулъязма, басма китап рәвешендә йөзләрчә ел яшәгән, әкренләп электрон формага күчеп баручы китап югалмасын иде. Аеруча үзебезнең татар китабын җуймаска иде. Ул безне халык булып яшәтеп килгән, яшәтә һәм яшәтсен. Халкым рухи мирасын, телебезне җуймыйча, милли йолаларыбыз, шәҗәрәләребезне өйрәнеп, тарихи-мәдәни һәйкәлләребезне торгызып, беренче төрки -татар китабы нәшер ителүенең 500, мең еллыгын да билгеләп үтсен иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: