САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаризаны дөрес яз да – түләүне тизрәк ал, яки 5 мең сум акча кемнәргә тиеш?

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды идарәсе ана капиталына хокуклы 3 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә өстәмә акча түли.

Әлеге өстәмә түләү эпидемиологик хәл нәтиҗәсендә Россия гаиләләренә апрель аеннан башлап июнь аена кадәр түләнә. Республикада бу түләүләрне 80 меңнән артык гаилә алыр дип фаразлана. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: гаризаларны карау вакыты аларны дөрес тутыру-тутырмауга бәйле. Төрле сәбәпләр аркасында, барлык гаризалар да автоматик эшкәртүне үтә алмый, шуңа күрә аларны кулдан тикшерергә кирәк була. Иң киң таралган хаталарның берсе – банк счеты реквизитларын дөрес күрсәтмәү. Кайберәүләр әни кешенең түгел, әти кешенең счетын күрсәтәләр. Балаларның, аналарның анкета мәгълүматларын дөрес күрсәтмәү, ЗАГС органнары язуларында да хата киткән очраклар була. Шактый гаризалар әти кеше исеменнән языла. Сертификат хуҗасы әти кеше булган очракта гына гариза аның исеменнән языла ала. Күп очракта гаризаларны әти кешеләр түбәндәге сәбәпләр нәтиҗәсендә яза: әни кеше Пенсия фонды идарәсе сайтында Шәхси кабинетта яки Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлмәгән була. Әлеге түләүне алу өчен, гаризаны агымдагы елның 1 октябренә кадәр күпфункцияле үзәк аша яки Пенсия фондының электрон сервислары һәм Бердәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша бирергә була. 5 мең сум күләмендәге түләүне алу өчен, бер генә гариза бирергә кирәк.
Асыляр Харисов, Россия Пенсия фонды идарәсенең районара клиентлар хезмәте җитәкчесе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев