САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гамбәрия апа 90 яшенә кунакка чакырды

.

Сөлек авылында яшәүче Фазылова Гамбәрия Нурмөхәммәт кызына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны балалары, онык-оныкчыклары, туганнары, күршеләре, авылдашлары тәбрикләделәр, гөлчәчәкләргә, тәмле-тәмле күчтәнәчләргә күмделәр. Истәлекле көне уңаеннан, ветеран Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре кабул итте. Аларны, изге теләкләр белән, район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тапшырды. Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, Сөлек мәдәният йорты директоры Раушания Даутова да Гамбәрия апаны юбилее белән котладылар, сихәт гомер теләделәр.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев