САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Галия апа өч теплица карый

Югары Чыршылы авылында яшәүче Гыйләҗева Галия Тимерҗан кызы өч теплица карый

Югары Чыршылы авылында яшәүче Гыйләҗева Галия Тимерҗан кызын 1995 еллардан бирле беләбез. Ул 22 яшендә берүзе Казахстанга чыгып китә, анда Арча егете Мөхәрләм абый белән гаилә корып, балалар үстереп, 1995 елда кабат туган якларына кайта. Гомер буе терлекчелек тармагында хезмәт куя. Тормыш иптәше белән өч бала үстерә. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда.
- Күңелсезләнеп утырырга вакыт юк. Бакчам зур, өч теплица карыйм. Гомумән, эшнең күп булуын яратам, эш күп булса – рәхәт. Йөзәр-йөзәр кыяр, помидор, төрле салат банкалары ябам. Үземә генә түгел, балаларга да. Тормышымнан бик канәгатьмен. Үзем хакында һич кенә дә өлкән кеше дип уйлыйсым килми, күңел һаман яшь, - ди ул.
Бер теплицасын ул помидорларга гына багышлаган, икенчесендә – помидорлар һәм борычлар. Алар төрле сорттан. Өченчесендә баклажаннары үсә. Без барганда, хуҗабикә аларны ачык һавага күчерергә әзерләнеп йөри иде.
- Торган җир никадәр рәхәт булса да, туган җир якынрак, - ди Галия апа.

Реклама


Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X