САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Галина Федоровна бүген ике бәйрәмне бергә үткәрә

Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Матвеева Галина Федоровнага бүген 90 яшь тулды.

Олуг юбилее һәм 8 Март бәйрәме белән аны район, авыл җитәкчелеге, балалары, онык-оныкчыклары, туганнары тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, ветераннар советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов та сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр. Авылдашлары Зөфәр Кудашевтан музыкаль сәлам яңгырады. Аңа кушылып, юбиляр үзе дә җырлады, биеде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев