САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Галимнәр 50 төр авырудан ярдәм итә торган үләнне атады

Экспертлар фикеренчә чамбыр (чабрец) илледән артык авыруны җиңәргә ярдәм итә торган үлән.

Чамбыр авыртуларны баса һәм бик көчле табигый антибиотик булып санала. Шулай ук бу үлән гриппны җиңәргә ярдәм итә, стрептококк  һәм candida төрендәге гөмбәчек авыруын дәвалый. Галимнәр белдергәнчә, чамбыр микроорганизмнарны җимерә һәм шулай итеп саклагыч функцияләрне яхшырта. Шулай ук чамбыр организмнан шлакларны һәм токсиннарны чыгара, лекйоцитлар формалаштыра. Суда эретелгән тимьян мае стафилококк белән көрәшергә ярдәм итә. Һәм зарарлы вируслар парга әйләнгәндә, аларның  90 процетын юкка чыгарырга сәләтле. 

Шулай ук чамбырны инфекцион-респиратор авырулары вакытында дәвалау чарасы буларак кулланалар. Ул ютәлдән булыша, бугаз ялкынсынуын, ларингит, борын кушлыгы инфекцион патологияләрен бетерә. Астма булганда да ярдәм итә.

Чамбырдан чәй

Чамбырдан ясалган чәй бронхлардан какрыкны чыгарырга ярдәм итә. Шуңа күрә аны еш кына үпкә ялкынсынганда, бронхит һәм плеврит булганда билгелиләр.

Чамбырдан чәй әзерләү

Бер чәй кашыгы кипкән үләнне бер стакан кайнап торган суга салыгыз.

Өстен каплап 10 минут төнәтергә кирәк. Шуннан соң сөзеп, гадәти чәй кебек эчәсе. Бу чәйгә бал да өстәргә була.

Төнәтмә

Чамбыр төнәтмәсен какрык чыгара торган һәм антисептик матдә буларак кулланалар. Ул су белән дә спирт белән ясалырга мөмкин.

Су белән төнәтмә ясау ысулы

1 аш кашыгы кипкән үлән өстенә бер стакан кайнар су салыгыз. 1 сәгать дәвамында өстен каплап төнәтергә, соңыннан сөзәргә кирәк. Салкынча урында бер тәүлек саклана.

Төнәтмәне көненә 5 мәртәбә берәр аш кашыгы эчәләр. Иң яхшысы көн саен яңа төнәтмә әзерләү. Чөнки эфир майлары бик тиз парга әйләнә. Бу төнәтмәне компресслар өчен дә, яраларны юдыру һәм авыз эчен чайкату өчен дә кулланырга була.

Чыганакhttps://intertat.tatar/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев