САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гала-концертта Сарман кызлары да уңышлы чыгыш ясадылар

Мәгълүм булганча, кичә районда зур чара - «Илhам чишмәсе» исемендәге III төбәкара җыр бәйгесенең икенче туры үтте.

Моңа кадәр район дәрәҗәсендә уздырылган бәйгене региональ югарылыкка күтәреп, аның әhәмиятен тагын да арттырдылар. Беренче сайлап алу турына 6 яшьтән алып 21 яшькә кадәр булган 150дән артык җыр сөюче үзенең башкару осталыгын чагылдырган видеоязмалар җибәрәләр. I тур Бөтендөнья татар конгрессы бинасында карала. Шуннан икенче турга 19 катнашучы уза. Икенче туры Сарманда узып, аннан соң алар Гала-концертта чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә мәртәбәле жюри урыннар билгеләде. Сарман данын яклап чыгыш ясаган Рәмилә Хөсәенова - III, Рания Зарипова II дәрәҗә лауреат исемнәре алдылар. 6-9 яшьлекләр арасында чыгыш ясаган 7 яшьлек Рамина Хаҗиева дипломант булды. Без сәхнә йолдызчыкларын тәбриклибез hәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев