САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаиләм җиргә нур чәчсен, бары бәхет өләшсен!, - ди Илексазда белем алучылар

15 нче май - Бөтендөнья гаилә көне.

Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул - кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлек чыганагы. Гаилә - ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы - балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. Гаилә ныклы булса, дәүләт тә ныклы була. Шуңа күрә илебездә гаилә байлыкларын ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән программалар тормышка ашырыла.

Шушы уңайдан Илексаз мәктәбендә рәсемнәр ясатылды, иншалар яздырылды. 

Гөләндәм Хәлиуллина

Илексаз мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гаиләм җиргә нур чәчсен, бары бәхет өләшсен!

1). Мин, Нәбиуллина Гүзәл, Илексаз мәктәбенең 5 нче сыйныфында укыйм. Гөләндәм Гөлүсовна, 15 нче май - Бөтендөнья гаилә көне уңаеннан инша язарга кушкач, башымдагы фикерләремне туплап, озак йөрдем. Әйе, минем өчен иң газиз, иң кадерле, иң- иң кешеләр - ул минем әтием Марсель һәм әнием - Гөлфирә, апам Гөлшат. Әти - әниемә килгәндә, минем өчен, йөрәк парәсе өчен вакытын гына түгел, җанын да җәлләми инде алар.

Шушы җирлектә яшәп, гомер сукмакларын узган чакта әйләнә - тирәне, андагы үзгәрешләрне, анда яшәүче кешеләрне күзәтәсең, һәм сиңа шундый илаһи затлар очрый. Аларның хыяллары бай, тормышта кылган эшләре матур, башкаларга үрнәк булып тора. Безнең гаилә менә шундыйлардан.

Әти - әниемнең барлык уңай сыйфатлары яшьлек кайтавазы булып кызларына күчкән. Сүз бирәбез: без һәрвакыт сезнең горурлыгыгыз булырбыз!

Һәр көн тормыш дисбесен тагын бер көнгә күчереп куя. Әмма ничек кенә булмасын, мин әти - әниемнең йөзенә кызыллык китермәячәкмен! Мин үземнең гаиләмне яратам һәм аның белән горурланам.

Гүзәл Нәбиуллина

2). Табигатьтә яз... Җиргә яңа сабый туа, тәпи атлап китә. Сабыйны ипи ашатып кына түгел, яшьтән үк тәрбия "ашатып" та үстерәләр. Тәрбия бала тугач та башлана. Димәк, тәрбиянең беренче җимешләре гаиләдә салына. Бала - гаилә җимеше. Кешелек дөньясы кеше дип аталган бөек исемне йөртүче ике җенескә аерылган: хатын-кыз һәм ир-ат. Ә бала исә- гаилә бәхете.

Гаилә... 5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. Белгәнебезчә, гаилә - һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Минем дә иң олы таянычым, иң ышанычлы сыеныр урыным - минем гаиләм. Безнең гаилә бик тату: әтием - Фәрит, әнием - Алсу, мин, кече сеңлем - Энҗе. Без бер -беребезне яратабыз, бер -беребезгә кайгыртучанлык күрсәтәбез. Шунысы куандыра: әти - әнием пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер -берсен яратышып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче, тормыш утын сүндермичә яшәүче гаилә. Алар - безгә үрнәк.

Алия Хәлиуллина.

3). Минем сезгә үземнең гаиләм турында язасым килә. Безнең гаиләдә дүрт кеше: әтием, әнием, апам һәм мин. Гаиләбез бик тату һәм бик тырыш. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Әтием агач эшләренә бик оста кеше. Шулай ук “тимер атларга җан өрә”: кем генә машинасы ватылып килмәсен, барысына да ярдәм итә, рәтләшә. Әнием шәфкать туташы булып эшли. Әти белән әни һәрчак үзара сөйләшеп, киңәшләшеп, фикерләшеп эшләрне бергә башкаралар. Өй эшләрен дә бергәләп эшләргә яратабыз. Әнием тәмле итеп ашлар пешерә. Аның ашларыннан һәркем телен йота. Төп эшем уку булса да, өй җыештыру, идәннәрне, савыт-сабаларны юу шикелле эшләр белән мин һәрчак аңа ярдәм итәм.

Мин үз гаиләмне бик тә яратам. Мин аларның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуларын теләп яшим.

Рәилә Рәхимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев