САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман гаилә үзәге проекты грант отты

Рес­пуб­ли­ка­да ха­лык со­ци­аль про­ект­ла­ры кон­кур­сы тө­гәл­лән­де. Аның лау­ре­ат­ла­ры ара­сын­да без­нең ра­йон­ның үзәк ба­ла­лар ки­тап­ха­нә­се дә бар. Ул кон­курс­та "Ко­яш­лы дөнь­я" ("Сол­неч­ный мир") про­ек­ты бе­лән кат­наш­ты. Әле­ге пр­о­ект­ның әһә­ми­я­те нәр­сә­дә, аңа нин­ди өмет­ләр баг­ла­на - шу­лар­ны сөй­лә­вен со­рап, без үзәк ба­ла­лар ки­тап­ха­нә­се ди­рек­то­ры яр­дәм­че­се Си­ри­на Сә­ет­гә­рә­е­ва­га мө­рә­җә­гать ит­тек. - Си­ри­на Фәйз­рах­ма­нов­на,...

Рес­пуб­ли­ка­да ха­лык со­ци­аль про­ект­ла­ры кон­кур­сы тө­гәл­лән­де. Аның лау­ре­ат­ла­ры ара­сын­да без­нең ра­йон­ның үзәк ба­ла­лар ки­тап­ха­нә­се дә бар. Ул кон­курс­та "Ко­яш­лы дөнь­я" ("Сол­неч­ный мир") про­ек­ты бе­лән кат­наш­ты. Әле­ге пр­о­ект­ның әһә­ми­я­те нәр­сә­дә, аңа нин­ди өмет­ләр баг­ла­на - шу­лар­ны сөй­лә­вен со­рап, без үзәк ба­ла­лар ки­тап­ха­нә­се ди­рек­то­ры яр­дәм­че­се Си­ри­на Сә­ет­гә­рә­е­ва­га мө­рә­җә­гать ит­тек.

- Си­ри­на Фәйз­рах­ма­нов­на, "Ко­яш­лы дөнь­я" га­и­лә мәгъ­лү­ма­ти-ял итү үзә­ге про­ек­ты ра­йон­да со­ци­аль хәл­не ях­шыр­ту - җәм­гы­ять­тә га­и­лә­нең тот­кан уры­нын ны­гы­ту, га­и­лә кыйм­мәт­лә­рен сак­лау, ба­ла­лар һәм ана­лар­ны як­лау, мил­лә­та­ра һәм кон­фес­сия­а­ра мө­нә­сә­бәт­ләр­не җай­лау­га юнәл­тел­гән. Про­ект бе­лән та­ныш­кач, без сез­нең (кол­лек­тив­ның) бик әһә­ми­ят­ле, бик олы эш­кә алы­ну­ы­гыз­ны аң­ла­дык. Аның иде­я­се ни­чек ту­ды? Шул ту­ры­да әйт­сә­гез иде.

- Бү­ген­ге көн­дә ра­йон­да ба­ла­ла­ры бул­ган 7400ләп, шул исәп­тән ра­йон үзә­ген­дә 1448, га­и­лә яши. Ара­ла­рын­да фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­гән ба­ла­лар тәр­би­я­ләү­че­лә­ре, аз ке­рем­ле­лә­ре дә, авыр га­и­лә­ләр дә, ятим ба­ла­лар да бар. Шул ук ва­кыт­та әти-әни­ләр ба­ла­ла­ры бе­лән бер­гә ба­рып, ва­кыт­ла­рын кы­зык­лы, фай­да­лы итеп уз­ды­рырдай мах­сус урын­нар юк. Төр­ле со­ци­аль төр­кем­нән бул­ган йөз­ләп га­и­лә­не со­раш­ты­рып, без Сар­ман­да шун­дый үзәк бул­ды­ру ки­рәк ди­гән фи­кер­гә кил­дек. Ул үзе­нә кү­рә бер җы­лы га­и­лә поч­ма­гы бу­ла­чак.

Про­ект үзәк­ләш­те­рел­гән ки­тап­ха­нә ди­рек­то­ры Ро­за Гай­фул­ли­на бе­лән бер­лек­тә эш­лән­де.

- Үзәк­тә кем­нәр эш­лә­я­чәк һәм аның эш­чән­ле­ген­нән сез ни­ләр кө­тә­сез?

- Без­нең ки­тап­ха­нә­че­ләр - юга­ры һө­нә­ри ос­та­лык­ка ия бел­геч­ләр. Алар­ның ба­ла­лар бе­лән эш­ләү тәҗ­ри­бә­се зур. Ки­тап­ха­нә шу­лай ук мәк­тәп­ләр һәм мәк­тәп­кә­чә уч­реж­де­ни­е­ләр, со­ци­аль як­лау ор­ган­на­ры, ме­ди­ци­на уч­реж­де­ни­е­лә­ре бе­лән ты­гыз элем­тә­дә то­рып эш­ли. Без бар­лык төр га­и­лә­ләр бе­лән, шул ук ва­кыт­та әти-әни бу­лыр­га җы­е­ну­чы яшь га­и­лә­ләр бе­лән дә ара­ла­ша­чак­быз. Ба­ла­лар үзәк­тә төр­ле кү­ңел ачу ча­ра­ла­рын­да, уен­нар­да, бәй­ге­ләр­дә кат­на­шып, мо­ңар­чы ачыл­ма­ган сә­ләт­лә­рен ача ала­чак­лар, спорт поч­ма­гын­да шө­гыль­лә­нә­чәк­ләр, ба­ла­лар те­ат­ры эш­лә­я­чәк.

Әти-әни­ләр үза­ра ара­ла­шып, көн­дә­лек проб­ле­ма­лар, алар­ны хәл итү юл­ла­ры ту­рын­да сөй­лә­шә, бу уңай­дан бел­геч ки­ңәш­лә­рен ише­тә, пси­хо­лог яр­дә­мен ала алыр­лар дип уй­лый­быз. Сә­ла­мәт яшәү рә­ве­шен про­па­ган­да­лау, ло­го­пед, пе­да­гог­лар, ба­ла­лар та­биб­ла­ры бе­лән бер­лек­тә дә­рес­ләр үт­кә­рү планлаштырыла. Кул эш­лә­ре тү­гә­рәк­лә­ре, йорт эш­лә­ре алып ба­ру­га өй­рә­тү дә­рес­лә­ре дә фай­да­лы бу­лыр, дип уй­лый­быз. Бил­ге­ле, га­и­лә­ләр­не ки­тап уку­га җә­леп итү­не дә оныт­ма­я­чак­быз.

- Ке­ләм җә­ел­гән бүл­мә­ләр­дә, ба­ла­лар өчен мах­сус ясал­ган өс­тәл­ләр янын­да яи­сә йом­шак ди­ван­нар­да үз­лә­рен өй­дә­ге ке­бек хис ит­кән ба­ла­лар, алар­ның ма­вы­гып уй­на­вын кү­зәт­кән яи­сә ба­ла­лар бе­лән бел­геч­ләр шө­гыль­лән­гән ара­да дөнья хәл­лә­рен сөй­лә­шеп уты­ру­чы әти-әни­лә­ре... Шу­лар күз ал­ды­на ки­лә дә, чын­нан да, мон­дый га­и­лә үзә­ге­нең бик ва­кыт­лы һәм ки­рәк­ле про­ект бу­лу­ы­на ина­на­сың. Ул үз ишек­лә­рен кай­чан ача­чак?

- Кон­курс шарт­ла­ры бу­ен­ча бар­лык эш­ләр 1 ок­тябрь­гә ка­дәр тө­гәл­лә­нер­гә ти­еш. Ра­йон­даш­лар­ны шун­дый үзәк­тә кү­рә алу­ы­быз­га шат бу­ла­чак­быз. Сез аны ма­тур, уңай­лы итеп дө­рес күзал­лый­сыз. Җи­һаз­лар ба­ла­лар өчен мах­сус ясал­ган бу­ла­чак, ба­ры­сы да - ко­яш тө­сен­дә­ге жа­лю­зи­лар­дан баш­лап, ки­ем шкаф­ла­ры­на ка­дәр - ачык, кү­ңел­гә ятыш төс­ләр­дә, уңай­лы бу­ла­чак. Ба­ла­лар да, әти-әни­ләр дә үзәк­кә те­ләп йө­рер­ләр, дип ыша­на­быз.

Энҗимә Габдрәхимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев