САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Габдулла Тукай премиясе лауреатларына стела ачылуда геройлар үзләре дә катнаштылар

.

Татарстан Республикасының бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия мәртәбәле шәхесләр арасында безнең райондашларыбыз да бар. Горурлыгыбыз булган Илһам Шакиров, Аяз Гыйләҗев, Марсель Зарипов, Гөлшат Зәйнашева, Роберт Андреев, Клара Булатова, Мәдинә Маликова исемнәре безнең бай мираслы халык булуыбыз ңакында сөйлиләр. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү, киләчәк буыннарга да тапшыру, зур хөрмәт күрсәтү йөзеннән, район үзәгенең кинотеатры мәйданчыгында стела урнаштырылды. Районнарда мондый истәлек такталары ясау тәкъдиме белән Марат Готович үзе чыккан иде. Стеланы бүген официаль рәвештә ачтылар. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, яраткан шагыйрәбез Клара Булатова һәм композитор – Татарстан гимнына әверелгән “Мин яратам сине, Татарстан” җырының авторы Роберт Андреев катнаштылар.
- Минем мөрәҗәгатьне ишетеп алганыгыз өчен, Фәрит Мөнәвирович, мин бик сөенәм. Җиде лауреаты булган район республикада тагын бар микән әле? Бу район халкының милли үзенчәлеге, рухи фәлсәфи тирәнлеге турында сөйли. Әлеге гамәл милләтебезнең матур традицияләрен саклап, киләчәк буынга җиткерер өчен бик кирәк. Мондый чаралар милләтебезнең белемле, тарихлы, әдәбиятлы, мәдәниятлы халык булуына ишарәли. Әлеге сукмактан узып йөргән һәркем үзенең райондашлары белән горурлансын, - диде Марат Әхмәтов.
Фәрит Мөнәвирович кунагыбызга истәлеккә, олуг юбилейларга атап, махсус чыгарылган “Сандугачлар моңы булып, Сарман кала хәтердә” дип исемләнгән китап тапшырды.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев