САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Габдрахман авылының оешуына 90 ел булды

Тал яулыклы чишмәләр башында Тау башына салынгандыр безнең авыл... Бу авылны белмәгән кешеләргә Субашта яшәүчеләр аның кайда икәнлеген әнә шул шигырь юллары белән дә башлап аңлаталар. Әйе, чыннан да, Субаш (Габдрахман) дигән авылны ишетмәгән райондашлар да очрап куя. Заманында "Корыч кул" колхозы составына кереп, Иске Минзәләбаш авыл советына карап та...

Тал яулыклы чишмәләр башында

Тау башына салынгандыр безнең авыл... Бу авылны белмәгән кешеләргә Субашта яшәүчеләр аның кайда икәнлеген әнә шул шигырь юллары белән дә башлап аңлаталар. Әйе, чыннан да, Субаш (Габдрахман) дигән авылны ишетмәгән райондашлар да очрап куя. Заманында "Корыч кул" колхозы составына кереп, Иске Минзәләбаш авыл советына карап та яшәгән кечкенә генә авыл ул. Җәлил поселогын үтеп, уңга, Әлмәт ягына таба борылганда, авыл исеме язылган тактасы да бар. Анда "Габдрахман " дип язып куелган. Ни өчен Габдрахман? Монда яшәүче өлкәнрәк буын кешеләре авыл исеменең нигә шулай кушылганын яхшы беләләр. Әллә кайларга, 18-19 нчы гасырларга кереп китәсе түгел, чөнки әле авылга быел гына 90 яшь тулды. Кызганыч, аның белән бер елны туган әбиләр, бабайлар инде мәңгелек йортка күчкән. Ә авыл яши, елдан-ел йортлары санын арттыра. Яшәү шартларының тыныч, уңайлы булуы турында әйтеп тә торасы юк: газы кергән, суы тал яулыклы, чиста чишмәләрдән килә. Тигез, ялтырап торган юлларыннан теләсә нинди "иномарка" җилдереп үтә. Субаш халкының күбесе "Җәлилнефть " идарәсендә эшли. Җаваплы урыннарда хезмәт куючылар байтак. Авылга аларның ярдәме дә бик тиеп тора. Мәсәлән, газ керткәндә, сулар, юлларны тәртипкә китергәндә, авылдаш җитәкчеләр читтә калмас бит инде?

Моннан 5 ел элек Субашта яшәүче Рафис Сәгыйдуллин инициативасы белән авылның 85 елын билгеләп үткәннәр иде. Быел менә - 90 ел. Авылны 90 яшьлек бабай димәссең! Берсеннән-берсе матур итеп салынган йортлар. Искеләрен дә төзекләндереп, "яңа күлмәкләр" кидереп, башларына "төсле түбәтәйләр" япканнар. Халык малын асрап тора, эшләп йөри, өй бөтәйтергә генә кирпеч-калаен да, төзү өчен башка кирәк-ярагын, остасын да таба. Бер урамлы авылның икенче ягыннан урман башланып китә. Якында гына - киртәләнеп алынган зур ялан, анда маллар йөри. Бәйрәм үткәрергә каян матуррак урын сайларга иде, дип йөрисе дә түгел: чык та, өстәлләреңне киң итеп җәй, бөтен җирдә иркенлек. Ямь-яшел чирәм, бер кычыткан заты юк, чиста.

Сәхипҗан Латыйпов - үзе Карамалы авылыннан. Монда килеп төпләнеп, йорт салуына да шактый еллар икән инде. Лиза апа Коръән аятьләре укыгыч, Сәхипҗан авыл тарихын сөйләде, бәйрәмне район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илмира Салихова белән бергә эчтәлекле, тәэсирле итеп алып барды. Тарихка килгәндә, ул районның башка авыл кешеләре өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйм. Берничә сүз белән генә әйтеп китик.

Тау башындагы бу иркен җиргә 1925 нче елда Әлмәт районының Сөләй авылыннан күчеп килгәннәр. Төпләнергә урынны шактый гына эзләгәннән соң, шушында тукталганнар. Җир кишәрлекләре билгеләнгән, бүреккә салып, җирәбә тартылган. Күчеп утыручы беренче кеше Габдрахман Маннапов була. Авыл да аның исеме белән аталып йөри башлый. 1931 нче елда колхоз оешып, аңа күп чишмәләр чыккан җирләренә ишарәләп, "Субаш" дигән исем бирелә. Күмәк хуҗалыкның беренче председателе Шәехвәли Нургалиев була. Йортлар саны 25 кә җитеп, үзендә авыл советы оеша, 4 класслы мәктәп ачыла. Бөек Ватан сугышы башлангач, һәр йорттан 2-3 әр кеше фронтка китә. 1953 нче елда "Субаш" Яңа Минзәләбаш колхозына кушыла. Аннан, 1959 нчы елда, алар "Корыч кул" күмәк хуҗалыгы белән берләшәләр. Балалар Әлмәт районының Сөләй авылына йөреп укый. 1991 нче елда авылда 7 хуҗалык торып калган булса, инде аларның саны 25 кә җитә. Авыл хәзер Җәлил поселок советына карый. Рәсми кәгазьләрдә "Габдрахман" булып йөрсә дә, халык теленә ул "Субаш" булып кереп киткән инде.

Киләчәккә өметләр баглап яшәгән, күз нурлары сирпелеп калган җирләрен сагынып, читтән авылдашлар кайткан. Әүхәди Әсмандияров, Әнвәр Сәфәргалин, Фоат Гарифуллин, Хәнәфи Сәгыйдуллин абзыйлар яшьлек елларын искә төшерделәр. Мисхәт, Тәлгать Нургалиевлар гомерләре буе нефть эшендә эшләп, лаеклы ялга чыккач, шушында кайтып төпләнделәр. Аларның чыгышлары бәйрәмне тагын да матурлап җибәрде. Рафис Сәгыйдуллин, Гөлсинә, Әнисә Газизҗановалар, Гөлнур Хәсәншина, Морат Галимов, Рәшит Гыйльфанов, Гүзәл, Ринас Корычбаевлар авыл кияве Рамил Саматов, башкаларның сөйләүләре кызыклы булды. Субаш халкын бәйрәм белән котларга поселок советы башкарма комитеты җитәкчесе Ирина Роберт кызы килгән иде. " Кайбер җирләрдә берәр чара үткәрәсе булса, акча юклыкны олы сәбәп итеп куялар. Менә бит, сез юлын да тапкансыз, бәйрәмне дә күркәм итеп оештыргансыз. Авыллар бетеп барганда, туып-үскән шушы газиз җирне саклап калуыгыз, бердәм, дус яшәвегез өчен зур рәхмәт сезгә!"-диде ул. Балалар уеннар уйнаган арада, Рәхимә Газизҗанова, Морат Галимов берсеннән-берсе дәртле, матур көйләр суздылар. Табынның ике ягында утыручылар туган як, авыл турындагы җырларны ярыша-ярыша җырладылар.

Бәйрәм җылы җилдә оеп утырган каен-имәннәр арасына төшеп, байый башлаган кояшка ияреп кенә төгәлләнде. Кайтканда Илмира: "Минем моның тикле рәхәт, күңелле итеп утырган авыл кешеләрен, мондый бәйрәмне күргәнем юк иде әле", - диде. Ә минем күңелдә үкенү калды.

Очрашуны төп оештырып йөрүче Ринас килеп, вальс әйләнергә чакырган иде, читенсендем, чыкмадым. Эх, киреләнәсе түгел иде, егетнең хәтере

калгандыр инде дип, уфтанып кайттым. Ярар, бер бүгенге белән генә

бетмәгән... Алла теләсә, киләсе бәйрәмегездә сине биергә үзем чакырырмын әле, яме, Ринас?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев