САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Габделхәй абыйның 93 яшендә дә кулыннан гармуны төшми

.

Петровский Завод авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Латыйпов Габделхәй Латыйп улын лапастан – мал-туар арасында йөргән җирендә эзләп таптык.  

- Иртән торып, ихатага, лапаска чыксам, яшиселәр килә башлый, тәннәр языла, энергия ала, күңелгә рәхәт булып китә. Улым Фирдәвес ачулана инде, тик хәрәкәтсез тора алмыйм шул. Без эшләп үстек бит, гомер хәрәкәттә узды, - ди ветеран.

Эшләрен бетереп кергәч, Габделхәй абый кулына гармунын ала да яшьлектәге моңлы көйләрен суза. Күңелдән хатирәләрен барлап, “Шахта” буйларын, туган авылындагы “Озын юлның тузанын”нан әйләнә. Бию көйләре белән яшьлегеннән дә урап кайта. Бергәләп, аларын да искә алдык әле. 

- Кичә авыл җирлегеннән килеп, медаль тапшырып киттеләр әле. Рәхмәт, искә алып торалар, бәйрәмнәрдә онытмыйлар, - диде Габделхәй абый, сөенеп. 

Әйе, районда, авылларда җирлекнең Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары хөрмәтләнә. Аларга “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы” юбилей медале тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев