Футбол буенча район командасы финалга чыкты
"Шушы көннәрендә Урыссу бистәсендә Футбол буенча республика беренчелегенең II туры узды. Аңа кадәр Баулыда I туры булган иде. Безнең команда, бер генә очрашуда оттырып, барлык уеннарда Баулы, Азнакай, Урыссу командаларын җиңде һәм финалга чыкты. Төрле зоналардан иң көчле алты команда август аенда финал уеннарында очрашачак. Нефтьчеләр, транспортчылар, студентлардан торган командабыз...
"Шушы көннәрендә Урыссу бистәсендә Футбол буенча республика беренчелегенең II туры узды. Аңа кадәр Баулыда I туры булган иде. Безнең команда, бер генә очрашуда оттырып, барлык уеннарда Баулы, Азнакай, Урыссу командаларын җиңде һәм финалга чыкты. Төрле зоналардан иң көчле алты команда август аенда финал уеннарында очрашачак. Нефтьчеләр, транспортчылар, студентлардан торган командабыз чемпион исеме өчен көрәштә сынатмас, дип уйлыйм. Шулай ук балалар командасы да кече шәһәрләр һәм районнар командалары арасында узачак республика чемпионатына әзерләнә", - дип хәбәр итте Беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Сергей Мордвинцев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев