САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәррахов: “Хөкүмәткә бик яхшы профессионаллар килде, барысын да диярлек шәхсән беләм”

Дәүләт Думасы депутаты “Галстуксыз әңгәмә” программасында федераль министрлар вазифаларына яңа кешеләр билгеләнү уңаеннан үзенең көткәннәре белән уртаклашты.

Хөкүмәткә әзерлекле профессионаллар килде. Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Андрей Кузминның “Галстуксыз әңгәмә” программасының кунагы булды һәм югарыда әйтелгән фикерне белдерде.

- Вакыт күрсәтер, ләкин профессионаллар килде. Шул исәптән Татарстаннан да. Болар – Марат Шакирҗанович (Хөснуллин) – Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары, Хөкүмәт Аппаратындагы коллегабыз Эльмир Таһиров (РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары) – бик әзерлекле кешеләр. Хөкүмәтнең барлык әгъзаларын да шәхсән беләм диярлек, болар үзләренә җаваплылык алырга һәм барлык үзгәрешләрдән алда барырга әзерләр, - диде Айрат Фәррахов.

Айрат Фәррахов белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укый аласыз. Видеверсияне “Татаринформ” каналында YouTubта карарга мөмкин.

“Галстуксыз әңгәмә”нең телевизион вариантын якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев