САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Хөснуллин 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Аерым бер үзенчәлекле һәм шатлыклы хис белән сугарылган бу бәйрәмне  төрле буын вәкилләре күтәренке күңел белән каршы алалар. Чөнки ул һәр  аерым кешенең, һәр гаиләнең һәм, нәтиҗәдә, Сарман районыбыз, туган  республикабыз, илебез иминлегенең нигезе булган теләктәшлек, дуслык  һәм бердәмлек төшенчәләрен тагын да ныгытучы, хезмәт кешесенә ихтирам хисен чагылдыручы тарихи символга әверелде.  

Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фи-дакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. 1 Май бәйрәме уңаеннан, күтәренке кәеф,  эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, ил-көнебезгә тынычлык һәм иминлек телим. 

Хөрмәт һәм изге теләкләр белән, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев