САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Хөснуллин район өлкәннәрен бәйрәм белән тәбрикли

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Ул илебездә 1992 елдан бирле бәйрәм ителә. Ә максаты - өлкәннәр проблемаларына бөтен җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Төрле тарихи борылышларны кичергән, күп кыенлыклар күргән өлкәннәребезнең үзләрен җәмгыятькә кирәкле итеп тоюлары, тулы канлы тормыш белән яшәүләре һәм җәмгыять тормышында актив катнашулары мөһим. 1 октябрь - якыннарыбызга...

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Ул илебездә 1992 елдан бирле бәйрәм ителә. Ә максаты - өлкәннәр проблемаларына бөтен җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Төрле тарихи борылышларны кичергән, күп кыенлыклар күргән өлкәннәребезнең үзләрен җәмгыятькә кирәкле итеп тоюлары, тулы канлы тормыш белән яшәүләре һәм җәмгыять тормышында актив катнашулары мөһим. 1 октябрь - якыннарыбызга игътибар күрсәтү, аларны тәбрикләү өчен тагын бер уңайлы сәбәп. Бәйрәм уңаеннан районыбыз өлкәннәрен район башлыгы Фәрит Хөснуллин да тәбрикли:

- Табигатьнең алтынга төренгән, муллыкка тиенгән чагында без иң зур бәйрәмнәрнең берсен - Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Аның нәкъ шушы вакытка туры килүе дә тирән мәгънәгә ия: күпне күргән, күпне кичергән өлкәннәр, көзнең үзе кебек, сабыр, шәфкатьле.

Хөрмәтле өлкәннәр! Сезнең буынга үз җилкәгездә бик күп сынауларны татырга туры килде. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы еллардагы каһарманлыгыгыз, илнең икътисадын һәм рухи куәтен ныгыту өчен куйган фидакарь хезмәтегез өчен без сезнең алда баш иябез. Сезнең күбегез бүген дә актив тормыш рәвеше белән яши, тәҗрибәсе белән уртаклаша, киңәшләрен бирә. Үз чиратында, республика һәм район җитәкчелеге, иҗтимагый оешмалар белән берлектә, сезнең тормыш шартларын яхшырту өчен барысын да эшләргә тырыша. Сезне бәйрәм белән котлыйм һәм нык сәламәтлек, имин көннәр, якыннарыгызның игътибарын һәм яратуын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев