САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Хөснуллин Карашай Саклауда Асылмәрдановлар гаиләсенә сертификат тапшырды

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин Карашай Саклау авылында яшәүче Асылмәрдановлар гаиләсендә булды. Гаилә башлыгы - 3 төркем инвалид Радик Рәшит улы "Нөркәй" агрофирмасында терлекче булып хезмәт куя. Тормыш иптәше Миләүшә белән 3 бала тәрбиялиләр. Олы уллары Илнар, армия сафларында хәрби бурычын үтәп кайткан, балта остасы булып эшли....

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин Карашай Саклау авылында яшәүче Асылмәрдановлар гаиләсендә булды. Гаилә башлыгы - 3 төркем инвалид Радик Рәшит улы "Нөркәй" агрофирмасында терлекче булып хезмәт куя. Тормыш иптәше Миләүшә белән 3 бала тәрбиялиләр. Олы уллары Илнар, армия сафларында хәрби бурычын үтәп кайткан, балта остасы булып эшли. Кечкенәләре - икесе дә 2 нче төркем инвалидлар. Риназ - 7 нче сыйныфта, Нияз өченчедә укыйлар. "Укытучылар бик ярдәм итә, мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗевага зур рәхмәт", - ди әни кеше. Ул үзе дә, сәламәтлеге какшау сәбәпле, өйдә - хуҗабикә. Ләкин тормыш күрсәткән сынауларга бирешми яши тырыш гаилә. Матур итеп, үз көчләре белән, яңа йорт салып кергәннәр. Күп итеп мал-туарын асрыйлар. Әлбәттә, ныклы ярдәм күрсәтүче, зур терәк булып яшәүче каенатасы Рәшит абый һәм каенанасы Мөгаллимә апага олы рәхмәтле Миләүшә ханым.

Фәрит Мөнәвирович гаиләгә тормыш-көнкүреш техникасы алыр өчен биш меңлек сертификат тапшырды. Бу бүләк - район Советы һәм Башкарма комитет үзешчәннәренең хәйрия концертыннан кергән акчалар фондыннан. Балалар район башлыгы алып килгән тәмле күчтәнәчләрне дә сөенеп кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев