САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәнзия апаның бәрәңгесе чәчәк аткан

Фәнзия апа актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бара.

Бүген редакциябездә чираттагы шалтырау Морбаш авылында яшәүче Фәнзия ападан булып чыкты. 
 - “1 июньгә бәрәңгем чәчәк атты. Кайдадыр “Быел бәрәңгене апрельдә утыртып кала алсагыз, бәрәңге ашый алачаксыз, майга калса – булмаска мөмкин” дип укыдым да, без дә бәрәңгене иртә утыртырга булдык. Орлыклык бәрәңгене мартта ук шыттырырга чыгардык. Шундый матур булып шыттылар. Апрельнең 19 ында утырттык. Бик матур булып тишелеп чыктылар, кырау да сукмады, матур булып үстеләр. 1 июньгә шаулап-гөрләп чәчәк тә аттылар. Әле атып бетермәгәннәре дә бар, - ди ул.
 Фәнзия апага – 80, ә карты Альберт абыйга 84 яшь икән, карты - I төркем инвалид. Икесе генә яшиләр, балалары Казан каласында гомер кичерәләр. 30 сутый бәрәңге бакчалары бар. “Бөтен нәрсәне утыртабыз. Инде кичә теплицадан кыяр алып кереп ашадык”, - дип тә өстәде Фәнзия апа.
 Мировой апа булып чыкты ул. “Бер генә рәсем җибәргәнсең, тагын бер-икене җибәр әле”, - диюгә: “Була ул. Үзем төшерәм, үзем җибәрәм мин аны. Хәзер, попробуем! – дип, тиз арада тагын берничә фото җибәрде.
 Фәнзия апа актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бара, Скандинавия адымы белән йөри, авылда яшәүче чордашларының хәлләрен белергә дә вакыт таба икән.
 Зөлфия Шәрипова язмасы, Фәнзия Шәрәфетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев