САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәхимә әби дә сыерчыкларның кайтуын көтә.Бу юлы районыбызның кайсы авыл әтиләре тырышкан икән?

Яз башында гына күзәтелә торган бер рәхәт мизгел – ул күчмә кошларның әйләнеп кайтуы һәм матур итеп сайрап җырлаулары.

 Сыерчыклар күренү белән гөрләвекләр ага, үги ана яфраклары да чәчәк ата башлый. Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта. 
Иске Кәшер урта мәктәбенең "Миләш" мәктәпкәчә тәрбия төркеме балалары сыерчыкларны инде күптән көтәләр. Башта кәгазьдән кисеп ябыштырып оялар ясадылар. Ә инде аннан сон әтиләре белән бергәләп чын оялар ясадылар. Аларны мәктәп яны бакчасына урнаштырдылар. Шундый матур ояларның берсен сыерчыкларны бик яратучы Фәхимә әбигә да бүләк иттеләр. Аның янында кошлар турында шигырьләр, сыерчык турында җыр җырлап кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев