САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәһимә апа "ТАТМЕДИА"ның кызыксындыру призына ия булды

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үз басмаларын алдыручылар арасында үткәрелгән акция кысаларында газета-журналларга 2019 елның беренче яртысына язылучылар арасында призларны уйнатты.

Мәгълүм булганча, төп приз телевизор иде. Ул бу юлы Апас районына киткән. Төп приздан башка да күп кенә бүләкләр - өч фотоаппарат, сарык йоныннан сырылган юрганнар уйнатылды. Шулай ук һәр районнан иң зур суммага язылган бер абунәчегә кызыксындыру призы тапшырылды. Безнең районнан бу бүләккә Чукмарлы авылыннан Фәһимә апа Мөхәммәтшина лаек булды. -Газета-журналларга бәйгедә катнашыр өчен язылмыйм, мин укымыйча тора алмыйм – бары тик шул гына. Күп укыйм, әле күзләрем күргәндә, укуны ташламаячакмын, - ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев