Филипп Киркоров янә әти булырга әзерләнә

Танылган нумеролог Клара Кузденбаева Сергей Лазарев һәм Филипп Киркоров тормышында мөһим роль уйный торган саннарны өйрәнгән.

Артистларның «санлы программалары» охшаш, алар астраль туганнар булып тора, дигән карарга килгән нумеролог.
Җырчылар, гипнотик тавышка ия булуыннан тыш, күп кеше белән идарә итә һәм акча җыя ала. Ике артистның да санлы кодларында гаилә мәдәнияте бар, әмма аларның язмышы ялгыз булырга тиеш. Ә менә варислары белән барысы да тәртиптә.

Нумеролог исәпләп чыгарганча, өч елдан соң 55 яшьлек Филипп Киркоров янә әти булачак. Хәзерге вакытта җырчының янәшәсендә тормыш юлдашы булмау сәбәпле, аңа чираттагы варисны, элеккесе кебек үк, суррогат ана табар, мөгаен.

Сергей Лазаревка килгәндә, якын киләчәктә аның да баласы туачак, дип хәбәр итә “Сәхнә”.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/filipp-kirkorov-yan-ti-bulyrga-zerl-n/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде