САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әфганстан илчесе аздан гына Казанның Яшьләр Үзәге бассейнында батмый

Әфганстан илчесе аздан гына Казанның Яшьләр Үзәге бассейнында батмый

Бу вакыйга 1977 елның 31 гыйнварында була. Шул хәлдәң соң Декабристлар урамы 1 йортта казан яшләренең күңелле һәм кызыклы тормышы башлана. Шул чорда “Кино дуслары клубы” 7 меңәп кешене җыя. Казанлылар белән очрашуга илнең иң атаклы йолдызлары: Алла Демидова, Николай Караченцев, Илья Авербах, Андрей Тарковский, Владимир Высоцкий, Никита Михалков, Станислав Говорухин килә...

Һәр клубның үзенең президенты була. Мисал өчен, “Үзешчән клубы җырлары"ның - Владимир Муравьев, “Джаз клубы"ның – Игорь Зисер... Ә "Кино дуслары клубы" -  президенты фамилиясе буенча атала – “Казанский клуб Копосова”. Роберт Копосов абонемент системасы кертә. Аның өчен республиканың иң яхшы комсомоллары кеч сынаша. Яшьляр Үзәге ул чорда Казанның иң дәрәҗеле урыннарыннан санала.

Хәтерлим - берсендә Әфганстанның СССРдагы илчесе Хәбип Мангалны каршы алдык, дип искә алды Казанның Яшьләр Үзәге элеккеге директоры Зөфәр Бохараев. - ТАССРның Министрлар Советы Рәисе (Председатель) урынбасары Мансур Хәсәнов шалтыраткан иде. Ул безгә илчене кунак итәргә  кушты. Мунчада кызынганнан соң, кунагыбыз бассейнга кереп китте. Карасак, ул суда батып ята. Балконнан сикереп илчене коткарырга туры килде. Бактың исә, кунак йөзә белмәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев