САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әфганчылар хәтер яңартты

Быел Әфганстаннан соңгы гаскәр чыгарылуга - 29 ел. Һәр елдагыча быел да 15 февраль көнне Әфган сугышы ветераннары хәтер яңартты. Алар яу кырында ятып калган җиде егетебезнең каберләрендә булып, чәчәкләр салдылар. Аннан соң очрашу ял паркындагы мемориаль комплекста дәвам итте. Анда митинг булды. Ветераннарны район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады. Сарман...

Быел Әфганстаннан соңгы гаскәр чыгарылуга - 29 ел. Һәр елдагыча быел да 15 февраль көнне Әфган сугышы ветераннары хәтер яңартты. Алар яу кырында ятып калган җиде егетебезнең каберләрендә булып, чәчәкләр салдылар. Аннан соң очрашу ял паркындагы мемориаль комплекста дәвам итте. Анда митинг булды. Ветераннарны район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады. Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге җитәкчесе Ленар Һадиуллин чыгышыннан соң, шәһит киткәннәр бер минут тынлык белән искә алынды. Әфган сугышында һәлак булганнарның исем-фамилияләре язылган стеллага канәфер чәчәкләре, веноклар салынды. Очрашу сәнгать мәктәбе ашханәседә сый-нигъмәт тулы табын артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев