САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Февральдән кайбер законнарга үзгәрешләр кертелә

Россиянең Дәүләт Думасы сайтында үзгәрешләр исемлеге чыкты.

Ана капиталы арта. Ана капиталы инфляция күрсәткеченә, ягъни 8,4 процентка индексацияләнәчәк. Беренче балага ана капиталы 524,5 мең, ә икенче балага 693,1 мең сумга кадәр булачак. Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин сүзләренчә, бер миллионнан артык гаилә ана капиталы белән файдалана алачак.

Бурычлары булган кешеләрнең минималь кереме сакланып калачак. Гражданнар банк реквизитлары күрсәтелгән гариза язарга тиеш була, яшәү минимумы шул счетта сакланачак. «Бу закон авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне яклауга юнәлдерелгән. Ни генә булмасын, кешеләр акчасыз калырга тиеш түгел», — ди Дәүләт Думасы рәисе.

Пенсия арта. Эшкә урнашмаган пенсионерларның түләүләре 8,6 процентка индексацияләнә. Шулай ук февральдә пенсионерларга гыйнвар өчен өстәмә түләү булачак (инфляция аермасы).

Йорт яки фатир сатып алганда сатып алучы торакның яшәү өчен яраклы булуын тикшерә алачак. Бу турыда мәгълүмат Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) күрсәтеләчәк.

Тирә-якны пычрата торган матдәләр бүлеп чыгара торган чыганакларны автоматик рәвештә контрольдә тоту системасы булмау яки вакытында куелмаган өчен штрафлар кертелә. Вазыйфаи затларга 20-40 мең сум штраф, ә оешмаларга 100-200 мең сум штраф каралган.

Педофиллар гомерлек җәзага тартылачак. Закон 8 февральдән гамәлгә керә. Балигъ булмаганнарны көчләү, кабаттан көчләү, ике яки аннан да күбрәк балигъ булмаганнарга карата сексуаль көчләү өчен җәза гомерлек булачак.

Маркировкаланмаган тәмәке яки алкоголь саткан өчен штрафлар арта. Юридик затлар өчен түләүләр 500 мең сумнан башлана.

Пай инвестиция фонды белән идарә итү үзгәрә. Түләүләр Россия Банкы норматив актлары нигезендә билгеләнәчәк.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/kadak/29-01-2022/zakonda-zg-reshl-r-berenche-fevrald-n-pensiya-m-ana-kapitaly-k-pmeg-arta-5848223

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев