САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Февральдә нәрсә утыртырга?

Бу айда үсентегә бәрәңгенең элиталы сортын да утыртып карарга ярый.

Февраль аенда үсентеләр чәчүнең үз үзенчәлекләре бар, диләр белгечләр. Алар нинди соң? Бу сорау белән без һәвәскәр бакчачы Гөлия Вәлиевага мөрәҗәгать иттек.

– Бу айда үсентегә орлык чәчүнең, чыннан да, үз үзенчәлекләре бар. Февраль аенда соң өлгерә торган һәм акрын үсүче культураларны гына чәчү яхшы. Шуңа күрә иң элек чәчеләсе һәр культураның характеристикасы белән танышырга киңәш ителә. Шунысын да истә тотыгыз: февральдә чәчүне үсентеләрне ачык грунтка апрель ахырында яки май башында күчерерлек төбәктә яшәүчеләр генә башкара ала. Ә менә салкынрак төбәкләрдә яшәүчеләр февральдә чәчкән ү с е н т е л ә р н е с о ң ы н н а н җылытыла торган теплицаларга күчерә алалар. Орлыкларның үсеш вакытын да игътибардан ычкындырырга ярамый. Орлыкны чәчкәнче, аның күпме вакыт үсәргә тиешлеген, ачык грунтка кайчан күчерергә кирәклеген дә исәпкә алыгыз. Февраль аенда чәчелергә тиешле культуралар турында сүз алып барганда, иң элек соң өлгерә торган томат турында онытмаска кирәк. Аның вегетация чоры 100 көннән дә артып китә. Аның күп сортлары озын булып үсә. Мондый сортларның үсентеләре, тулы шытымнар барлыкка килеп ике ай үткәч кенә, күчереп утыртылырга әзер була. Шуңа күрә сез, соң өлгерә торган сортларны теплицага май башында күчереп утыртырга телисез икән, коры орлыкларны үсентегә февральнең соңгы декадасында яки бераз иртәрәк чәчә аласыз. Шушы ук срокларда болгар борычын да чәчәләр. Аны, шытымнар барлыкка килеп 50-65 көн үткәч, күчереп утыртырга ярый. Борыч орлыгын коры килеш чәчсәгез, шытып чыгар өчен 10-12 көн кирәк. Шуңа күрә орлыкны алдан ук махсус эремәдә бүрттерү яхшы. Аннан соң аны бераз киптерергә һәм чәчәргә кирәк. Баклажан да акрын үсүче культуралар рәтенә керә. Борыч белән баклажан тамыр системасы зарарлануны авыррак кичерәләр, шуңа күрә күчереп утырту алар өчен - авыррак процесс. Алар өчен аерым стакан, чүлмәк яки кассет әзерләү яхшы. Һәр стаканга яки ояга алдан чылатылган икешәр орлык салалар һәм соңрак көчсезрәген алып аталар. Хуш исле файдалы сельдерейга да тәрәзә төбендә урын калдырырга онытмагыз. Аның яфраклы төрләрен соңрак турыдан-туры түтәлгә дә күчерергә мөмкин, ә менә тамырлы сортларын кыяклы суган (лук-порей) белән бергә үсентегә чәчү әйбәт. Бу культура башлангыч этапта бик акрын үсә, тулы шытымнар барлыкка килеп, ике ай үткәч кенә, теплицага күчерергә әзер була. Шуның өстенә авыррак борынлаучы үсемлекләргә шытып чыгу өчен кайчак өч атнага кадәр вакыт кирәк, шуңа күрә аларны чәчәр алдыннан эшкәртү яхшы. Аларны, марганцовка эремәсендә зарарсызландыргач, кайнар су (+45, +50 градус) тутырылган термоска салып, капкачын каплап, болгата-болгата, ярты сәгать тотарга, сетка аша суын түгеп, стимулятор эремәсе белән чылатылган марляга таратып салырга, соңыннан орлыкларны икешәрләп аерым стаканнарга утыртырга киңәш итәм. Соңрак шытып чыккан үсемлекләрнең көчсезрәген алып атыгыз. Февральдә үсентегә бәрәң-генең элиталы сортын да утыртып карарга ярый. Беренче елны ук уңыш алырга өметләнмәгез, җәй ахырына үсентеләр йомыркадан эрерәк булмаган бүлбеләр бирәләр, ә икенче елны бу бүлбеләр сезне суперэлиталы уңыш – югары сыйфатлы эре бәрәңге белән сөендерәчәкләр. Бу айда бакча җиләге дә утыртырга мөмкин. Берничә айдан сез менә дигән бакча җиләге куакларын ала һәм утырту материалында экономияли дә алачаксыз. Чөнки элиталы сортларның розеткалары бүгенге көндә кыйммәт тора. Бакча җиләге озак – 3-4 атна шыта, шунлыктан бу культураны февраль ае башында ук чәчәргә киңәш ителә. Ныгыган розеткаларны майда яки июнь башында ачык грунтка күчерә аласыз. Февральдә шулай ук лобелия, бакча канәфере, пеларгония, петуния, бегония, лаванда, сальвия, гибрид фиалканы, гелиотроп һәм башка бер һәм күпьеллык чәчәк культураларын чәчәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев