САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Федор Бондарчукның әнисе, Россиянең халык артисты Ирина Скобцева вафат булды

Актриса төшкән 80 фильм арасында «Война и мир» һәм «Мэри Поппинс, до свидания!» кинолары да бар.

Бүген 93 яшендә РСФСРның халык артисты, мәрхүм режиссер Сергей Бондарчукның тол хатыны Ирина Скобцева вафат булды. Бу турыда мәрхүмәнең улы — режиссер Федор Бондарчук хәбәр иткән. Әлеге мәгълүматны РБК сайтына Бондарчукның вәкиле Мария Далакян раслаган.

«Совет һәм Россия актрисасы Ирина Константиновна Скобцева бүген 93 яшендә вафат булды», диелә хәбәрдә. 

Ирина Скобцева 1927 елда Тулада туган. 1959 елда режиссер Сергей Бондарчукка кияүгә чыккан. Аларның ике баласы — Елена Бондарчук һәм Федор Бондарчук бар.

Ирина Скобцва «Я шагаю по Москве», «Сережа», «Тридцать три», «Они сражались за Родину», «Мэри Поппинс, до свидания», «Война и мир», «Зигзаг удачи». фильмнарында уйный. 1965 елда РСФСРның атказанган артисты исеменә лаек була, 1974 елда РСФСРның халык артисты исемен бирәләр. Ирина Скобцева барлыгы сиксәнләп фильмда төшкән, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев