САРМАН
  • Рус Тат
  • Ев­роп­ро­то­кол бу­ен­ча тер­кәү

    Рос­си­я­дә 2009нчы ел­дан юл-транс­порт ва­кый­га­ла­рын тер­кәү­нең га­ди­ләш­те­рел­гән - дәү­ләт ав­то­инс­пек­ци­я­се хез­мәт­кәр­лә­ре кат­на­шын­нан баш­ка гы­на үт­кә­рү про­це­ду­ра­сы га­мәл­дә. Ул шо­фер­лар­ны сә­гать­ләр буе по­ли­ция хез­мәт­кә­рен көт­тер­мәү һәм зур бул­ма­ган ава­ри­я­ләр ар­ка­сын­да да ха­сил бу­ла тор­ган бө­ке­ләр­дән ары­ну­ны күз­дә то­тып кер­тел­де. Га­ди­ләш­те­рел­гән про­це­ду­ра­дан фай­да­ла­ну­чы­лар са­ны ел­дан-ел ар­та. Ев­роп­ро­то­кол, исе­мен­нән кү­рен­гән­чә, без­гә Ев­ро­па­дан кер­де....

    Рос­си­я­дә 2009нчы ел­дан юл-транс­порт ва­кый­га­ла­рын тер­кәү­нең га­ди­ләш­те­рел­гән - дәү­ләт ав­то­инс­пек­ци­я­се хез­мәт­кәр­лә­ре кат­на­шын­нан баш­ка гы­на үт­кә­рү про­це­ду­ра­сы га­мәл­дә. Ул шо­фер­лар­ны сә­гать­ләр буе по­ли­ция хез­мәт­кә­рен көт­тер­мәү һәм зур бул­ма­ган ава­ри­я­ләр ар­ка­сын­да да ха­сил бу­ла тор­ган бө­ке­ләр­дән ары­ну­ны күз­дә то­тып кер­тел­де. Га­ди­ләш­те­рел­гән про­це­ду­ра­дан фай­да­ла­ну­чы­лар са­ны ел­дан-ел ар­та.

    Ев­роп­ро­то­кол, исе­мен­нән кү­рен­гән­чә, без­гә Ев­ро­па­дан кер­де. Ан­да ул ин­де өч дис­тә ел­дан ар­тык кул­ла­ны­ла һәм ава­рия уры­нын­да по­ли­ция хез­мәт­кә­ре­нең бул­ма­вы га­дә­ти нор­ма са­на­ла. Без­дә ул за­кон бу­ла­рак 2009нчы ел­ның 1нче мар­тын­нан кер­тел­де. Тик юл-транс­порт ва­кый­га­сын ЮХИ­ДИ хез­мәт­кә­рен­нән баш­ка тер­кәү­нең бер­ни­чә шар­ты бар. Ва­кый­га­да кат­наш­кан ике транс­порт ча­ра­сын йөр­тү­че­нең дә җа­вап­лы­лы­гы ОСА­ГО бу­ен­ча ими­ни­ят­ләш­те­рел­гән һәм ба­ры тик ми­лек­кә ге­нә зы­ян кил­гән бу­лыр­га ти­еш. Шу­ны да оныт­мас­ка ки­рәк: га­ди­ләш­те­рел­гән тер­кәү бу­ен­ча тү­лә­нә тор­ган ими­ни­ят сум­ма­сы 25 мең сум­нан ар­тык бу­ла ал­мый. Шу­лай ук ике як ара­сын­да ава­ри­я­нең ки­леп чы­гу сә­бәп­лә­ре бу­ен­ча ки­леш­мәү­чән­лек­ләр, алар­да ал­ко­голь яки нар­ко­тик­тан исе­рү бил­ге­лә­ре бу­лыр­га ти­еш тү­гел.

    Юл-транс­порт ва­кый­га­сын­да зы­ян кү­рү­че ке­ше­ләр бул­ма­са, ике як ки­ле­шүе бу­ен­ча, ул га­ди­ләш­те­рел­гән ысул бе­лән тер­кә­лә.

    Мо­ның өчен ва­кый­га бул­ган урын­да ава­рия ар­ка­сын­да тук­та­ган­лык бил­ге­се ку­е­ла һәм ава­рия сиг­на­лы ка­бы­зы­ла. Кә­газь би­те­нә, ва­кы­тын һәм уры­нын күр­сә­теп, юл-транс­порт ва­кый­га­сы­ның схе­ма­сы яса­ла. Ан­да, якын­да­гы бе­рәр объ­ект­ны (йорт, юл бил­ге­се һ.б.) кер­теп, юл учас­то­гы пла­ны, урам исе­ме һәм якын­да­гы йорт но­ме­ры, ма­ши­на­лар­ның то­ры­шы схе­ма­сы, алар­ның мар­ка­ла­ры һәм ук­лар бе­лән алар­ның хә­рә­кәт ит­кән юнә­леш­лә­ре күр­сә­те­лә. Схе­ма ике як та­ра­фын­нан да им­за­ла­на. Га­еп­ле як үз га­е­бен яз­ма­ча күр­сә­тер­гә ти­еш. Шул схе­ма бе­лән ЮХИ­ДИ ида­рә­се­нә, Сар­ман­да ул Проф­соз ура­мын­да 19нчы йорт­та ур­наш­кан, ки­лер­гә ки­рәк.

    Ва­кый­га ими­ни­ят оч­ра­гы дип исәп­лән­сен өчен, аның юл­да яки транс­порт ча­ра­ла­ры хә­рә­кә­те өчен ка­рал­ган тер­ри­то­ри­я­дә бу­луы шарт. Ике шо­фер­ның да транс­порт ча­ра­сы ху­җа­сы һәм по­лис­ла­ры­ның га­мәл­дә бу­лу­ла­ры ки­рәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: