САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Европа иммунизация атналыгы бара

Иммунизация атналыгы 26 апрельдә башланып, 2 майга кадәр дәвам итә.

Табибларның хәбәр итүенчә, быелгы Европа иммунизация атналыгы планлы иммунизацияне генә түгел, COVID-19га каршы вакцинацияне дә үз эченә ала. Ул “Вакциналар безне берләштерә” девизы астында үтә. Кампания теләктәшлекне ныгытырга, вакцинациягә карата ышаныч тәрбияләүгә юнәлдерелә. 
 Белгечләрнең әйтүенчә, вакцинация – җәмәгать сәламәтлеген саклау буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе. Ул миллионнарча гомерләрне йогышлы авырулардан һәм инвалидлыктан саклый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, иммунизация ел саен 2 миллионнан алып 3 миллионга кадәр дифтерия, тартышу, бума ютәл, кызамыктан үлү очракларын кисәтә. Оешма фаразларына караганда, иммунизацияне арттырганда, вакцина ярдәмендә кисәтелә торган авырулардан тагын 1,5 миллион үлем очрагын булдырмый калырга мөмкин. 
 Иммунизация атналыгы 26 апрельдә башланып, 2 майга кадәр дәвам итә. Район табиблары бу атнада оешмаларда, халык арасында лекцияләр укыдылар, әңгәмәләр үткәрделәр. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев