САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Этеңә хуҗа була бел

Районда хайваннар һәм кешеләр арасында котыру авыруын булдырмау мәсьәләсе, хуҗасыз этләр проблемасы кискен булмаса да, бу өлкәдә хәл итәсе эшләр бар әле.

 

 2017 елда медицина учреждениеләренә этләр тешләү турында 75 кеше мөрәҗәгать иткән булса, быелның беренче кварталында андыйлар саны 14не тәшкил иткән. Районда эттә котыру авыруы соңгы тапкыр 2016 елның мартында теркәлгән.

Рәсми чыганаклардан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, былтыр республикада да хайваннар тешләп яисә тырмап мөрәҗәгать итүчеләр кимегән. Ә хайваннар арасында котыру очраклары аеруча төлкеләрдә (11 очрак) теркәлгән. Этләрдә шундый – 6, йорт хайваннарында бер очрак ачыкланган. Районда ветеринария хезмәткәрләре халык арасында даими рәвештә аңлату эшләре алып баралар, бу турыда газетада да язмалар чыгып тора.

– Котыру авыруын кыргый, хуҗасыз хайваннар тарата, - ди бу уңайдан район ветеринария берләшмәсенең баш эпизоотологы Камил Ульмакулов. – Без елга ике тапкыр – яз һәм көз айларында йортлар буенча йөреп, котыру авыруына каршы вакцинация үткәрәбез. Бәйдә торган этләрнең дә барысына да прививка ясап булмый әле, мондый очраклар өчен аларның битлекләре булырга тиеш. Ә мәчеләр белән эш бөтенләй аңлашылмый: «Безнеке түгел ул», -диләр күпләр ишек алдында йөргән мәчене. Без берләшмәдә эт һәм мәчеләргә котырудан привиканы бушлай ясыйбыз, хуҗалары үзләре дә, аларны  алып килеп, ясатып китә алалар. Бу мәсьәләгә, миңа кагылмас әле, дип, салкын карарга ярамый.

Бу турыда тулырак язманы район газетасының узган саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев