САРМАН
  • Рус Тат
  • Эт, песи авыру чыганагы булмасын

    Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының истәлекле даталар календарендә 28 сентябрь котыру авыруына каршы көрәш көне булып тора. Илебездә, шул исәптән районыбызда да, ел саен котыру авыруының чыгуы бик куркыныч нәтиҗәләргә китерә. Ул бүре, төлке кебек кыргый хайваннардан этләргә, песиләргә, ә кайвакыт кешеләргә дә йога. Быелның сигез аенда районда хайваннар тешләү яки...

    Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының истәлекле даталар календарендә 28 сентябрь котыру авыруына каршы көрәш көне булып тора. Илебездә, шул исәптән районыбызда да, ел саен котыру авыруының чыгуы бик куркыныч нәтиҗәләргә китерә. Ул бүре, төлке кебек кыргый хайваннардан этләргә, песиләргә, ә кайвакыт кешеләргә дә йога.
    Быелның сигез аенда районда хайваннар тешләү яки аларның селәгәе тирегә эләгүнең 71 очрагы теркәлде. Хайваннардан зыян күрүнең 4 очрагы - лаборатор анализлар ярдәмендә расланган котыру авыруы булган төлкеләрдән.
    Котыру - үлемгә китерерлек куркыныч, йогышлы авыру. Кешегә ул тешләү, тиренең тырналуы һәм авыру йоктырган хайванның селәгәе аша да йогарга мөмкин. Авыруның яшерен чоры, организмга вирус эләккәннән соң, 2-6 атнага, ә кайвакыт бер елга сузыла. Авыру эләктергән хайваннарның үз-үзләрен тотышы кискен үзгәрә. Алар куркак, тынычсыз булалар, гадәти ризыкларын түгел, ә бөтенләй ашарга яраксыз әйберләрне ашыйлар. Соңрак ярсый һәм котыралар, кешегә ташланалар. Тиздән алар судан курка башлыйлар: суны күрү яки су тавышын ишетү генә дә бугаз мускулларының спазмы төшүгә китерә. Аннан параличланалар һәм, 6-8 көн авырганнан соң, бөтен органнары параличланып, үләләр.
    Кешеләрдә котыру авыруы ничегрәк күзәтелә соң? Кешедә бу авыруның төп башлангыч билгеләре булып тиз кабынып китүчәнлек, йокысызлык, бер сәбәпсез хәвефләнү, төшенкелеккә бирелү, тешләгән урынның һич туктамый авыртуы тора. Аннан тамак төбеннән су да йота алмаслык булып (гидрофобия), мускулларның тонусы күтәрелә. Гидрофобия вакытында суны авызга китерү белән, мускуллар, көзән җыергандай, кысылалар. Бу вакытта сулыш кыска вакытка тукталып торырга да мөмкин. Көзән җыерулар суны күрү, йөзгә һава бәрү, ютәлләү, башны бору нәтиҗәсендә дә була. Авыруда галлюцинация (күзгә күренү) башлана, ул бик нык ярсый. Шунлыктан аны үзен генә аерым бүлмәдә тоталар. 2-3 көннән параличлану башлана. 10-20 сәгать үткәннән соң, йөрәк эшчәнлеге һәм сулыш юллары параличлану сәбәпле, авыру үлә. Балаларда бу процесс тагын да тизрәк бара. Алар бу авырудан бер тәүлек үтүгә үк үләргә мөмкиннәр.
    Авыру коточкыч нәтиҗәләргә китермәсен өчен, нинди саклану чаралары күрергә кирәк соң?
    Хайваннар тешләгәннән соң котыру авыруы вируслары организмга үтеп кермәсен өчен, тешләнгән яки селәгәй эләккән урынны агып торган суда сабынлап юу зарарлану мөмкинлеген киметә. Кызганычка каршы, хайваннар тешләүдән зыян күрүчеләрнең 80 проценты табибка бөтенләй мөрәҗәгать итмиләр.
    Кыргый хайваннар тешләве аерата куркыныч, чөнки аларның селәгәйләрендә вирусларның канга һәм тирегә тиз үтеп керүенә ярдәм итүче ферментлар бар. Шунлыктан, нинди генә җәнлек, эт яки песи тешләсә дә, прививкалар алу мәҗбүри! Бары тик үз вакытында табиб-хирург билгеләгән прививкалар гына авыруны коткара ала. Прививканың нәтиҗәләре уңышлы булсын өчен, аларны бары тик табиб рөхсәте белән генә, ял һәм эш режимын үтәп, организмда нормаль температура саклап, тук карынга алырга кирәк.
    Дәвалану барышында һәм аннан соң 6 ай дәвамында спиртлы эчемлекләр куллану тыела.
    Тешләгән хайваннарны ветеринарлар шунда ук тикшерергә һәм изоляцияләргә, аларны 10 көн дәвамында күзәтеп торырга тиешләр. Эт асраучыларның аларны бәйсез йөртмәүләре һәм котыру авыруына вакцинацияләтүләре зарур.
    Песи яки эт асраучылар һәрвакыт алар турында кайгыртып, артык үрчемәүләрен күзәтеп торсыннар иде. Онытмагыз, язмыш иркенә ташлаган хуҗасыз песиләр һәм этләр йогышлы авыру чыганаклары булып тора.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: